БУЛАТ БӘЙРӘМОВ "ТАТАР РАДИОСЫ"ННАН КИТТЕ: "ЛӘЙСӘН АҢЛАДЫ, КЫЗЛАРЫМ ЕЛАДЫ"

16 ел буе “Татар радиосы” дулкыннарында сәламләгән Булат Бәйрәмов бүген соңгы эфирын үткәрде.
–Радиога килүемә июльдә 16 ел булды, – диде Булат “Татар-информ” хәбәрчесенә.
– 2011 елның 24 августында “Татар радиосы” рәсми төстә ачылды. Беренче эфирны бүгенгедәй хәтерлим. Студиядә ди-джейлардан мин һәм Ләйсән исемле кыз иде. “Кайсыгыз эфирга чыгып беренче сәламли?” дигәч, егет буларак, кулым да җиңел булгач, бу эшне үземә алдым. “Эфирда “Татар радиосы”, мин ди-джей Булат Бәйрәмов, безне ишетәсезме?” дип сәламләдем. Әле ишетеп, шалтыратучылар да булды. Шул көннән бирле 16 ел гомер узган. Минем белән килгән егетләр-кызлар таралышып бетте инде. Килеп-китүчеләр дә әллә никадәр булды.

Ничек диләр әле, эшкә теләп килергә кирәк диләр бит. Соңгы елларда миндә йөгереп киләсе, рәхәтләнеп эшлисе килү хисләре сүнде. Шуңа күрә китәргә дигән карарга килдем. Инде узган ел ук радио тормышына нокта куярга уйлаган идем. “Тагын бер ел эшлим инде” дип, ул вакытта кире уйлаган идем.

Элегрәк бит безнең режим иркенрәк иде. Атнага 2-3 тапкыр эфирга чыга идек. Ә соңгы ике елда “Уян, татар: 7:00 агентлары” иртәнге тапшыруы мине шактый талкыды.
Радиода яшьләр күп. Аларга да урын бирергә кирәк. Җитәкчелек белән сүзгә килмәдем. Һаман шул ук “Барс-медиа” структурасында калам. “ТМТВ” каналындагы “Тәмле көрәш”не алып баруымны дәвам итәм.
Ләйсән бу адымымны аңлап кабул итте. Кызларым Таңсылу белән Зифа икесе дә елады. Әтинең эштән китүе зур адым бит инде ул.

Булатның үз фамилиясе – Җиһангәрәев. “Бәйрәмов” фәкать радио өчен сайланган тәхәллүс. Эфирдан китсә дә, Бәйрәмов фамилиясе карьерасына нокта куймый.
– Мине хәзер төрле бәйрәм чараларында, концертларда күреп булачак. Ләйсән Гимаева белән “Хатын+Ир” концертының икенче сериясен эшлибез, – диде Булат.

Бүгеннән “Горки-Әмәт урманлы”гында “Татар радиосы”ның ачык студиясе эшли башлый. Ә радионың туган көне – 24 августта исә эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак. Булат Бәйрәмов тугры тыңлаучылары белән шул көнне саубуллаша.
Һәр иртәне татар халкын йокыдан уятучы “Уян, татар” тапшыруы иртәгә дә эфирга чыга. Тик Булатны Арча Районы Яңа Кенәр егете Рамил Шәрәфиев алыштырачак.
чыганак: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.