Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАР аяк-кул "сындырып" нишләгән?

Алсу һәм Азат Фазлыевларның берсе - кулын, икенчесе аягын "сындырган". Гипс белән төшкән фото Интернетта пәйда булгач, җырчыларга бик күп кеше борчылып шалтыраткан, хәлләрен белешкән.
"Бигрәк тә клиентларыбыз хафаланды. "Мәҗлескә килә алырсыз микән?" - дип сорадылар", - ди артистлар. - "Очам синең яныңа" җырын Владимир Федоров белән Анна Попова иҗат итте. Әлеге тандем безне һәрвакыт хит җырлар белән сөендерә. Бу юлы да алар иҗат иткән җырга клип төшерергә булдык. Бу, чын мәгънәсендә, "Гөрләп кирәк яшәргә" җырына төшерелгән клипка алмаш булачак. Клипны TMTV Production төркеме ике көн буе иртәнге сәгать 6дан кичке 10га кадәр төшерде. Безгә хәтта ашарга да ирек бирмәделәр, төшерү процессы шулкадәр тыгыз һәм күңелле барды. Күренешләр Казанда - галереядә, китапханәдә, хастаханәдә һәм башка урыннарда төшерелде, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Фазлыева.

Клипта Азат белән Алсу берсеннән-берсе кызыклы һәм кызганыч хәлләргә юлыга. Алар карак та була, маҗаралары аркасында аяк-кулларын да сындыра. "Хастаханәдә безгә чын гипс салдылар. Биредә безне таныган кешеләр соңыннан: "Без сезне, чынлап та, кызгандык, ярый әле клип кына булган", - дип язды. Ә чынлыкта, гипс белән йөрү бик кыен икән. Моңа кадәр андый хәлгә калган булмады, уенда гына калсын", - диде Алсу.

Клип төшергәндә, Азат велосипедтан егылып кулын авырттырган. Монысы - чын хәл. Маҗараларга бай булган клип озакламый зәңгәр экраннарга чыгар дип көтелә.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
Соңгы комментарийлар
-
24 июнь 2022 - 20:53Без имениГрей бабай ни русча, ни татарча сойли белми.Уфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
22 июнь 2022 - 12:48Без имениМин эшлэп карадым. Йомырка салгач та пешеп китэ дэ, Сары таплы эремчек булды.Өй шатларында – сыр
-
16 июнь 2022 - 22:23Без имениБәхетле гаилә.СүбөханАЛЛАҺ!Кадерле,кирәкле,иманлы булып тигезлектә,чын ир--ат,гаилә тоткасы белән яшәп бетерергә насыйп булсын!Бик матур ярату,гаилә кору тарихы!Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
-
17 июнь 2022 - 23:08Без имениЭй кыланып та карый инде, гэлуш киеп чыкканчы, тусинка киеп чыксыннарУфада – «ТМТV» татар музыкаль премиясе тапшыру тантанасы узды
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.