Логотип
Белмәсәң бел

Жәлләмичә олактырыгыз!

Юктан да кызып китү, тиктомалдан эчегез пошу сәбәпләрен аңлата аласызмы? Шкафтан үтүкләнмәгән күлмәкне алсагыз да, юыну бүлмәсендә лампочка янып чыкса да, эзләгән кәгазьләрегезне табалмасагыз да нервылана башлыйсыз...

 

Юктан да кызып китү, тиктомалдан эчегез пошу сәбәпләрен аңлата аласызмы? Шкафтан үтүкләнмәгән күлмәкне алсагыз да, юыну бүлмәсендә лампочка янып чыкса да, эзләгән кәгазьләрегезне табалмасагыз да нервылана башлыйсыз. Сезне бернәрсә дә сөендерми. Сез талчыгыр хәлгә җитеп арыгансыз. Болар бар да энергия юктан килә. Ни дә булса эшләргә кирәк булып та, һаман тотына алмый йөрсәгез, мәсәлән, өйне җыештырмасагыз, үтәлмәгән эш сезне чыгырдан чыгара. Һаман кул җитмәүгә үзегезне гаепле саныйсыз. Бу исә тәшвишкә сала, стресска, түбән үзбәягә китерә. Һәм, киресенчә: тәмамланган эш, бигрәк тә нәтиҗәсе күренсә, илһамландыра, тынычландыра, үзеңә ышанычны арттыра. 

Ул нинди эшләр  соң? Әйдәгез, иртәгәгә калдырылган шул эшләрне ахырынача җиткерик. 

 

1. Шкафка тәртип кертү. 

 

Берничә сәгать вакыт табыгыз: кирәксезгә урын алып, уралып йөргән иске киемнәрегездән котылу әмәлен табыгыз: 

а) әйберләрне 3 өлешкә бүлегез – калдырырга, ташларга, кемгәдер бирергә... Кыенсынмагыз: реюз, ягъни элекке киемнәрне кабат куллану модага керде хәзер, сезнең киемнәр тагын кемнәргәдер хезмәт итә ала. 

б) үзегездә калдырасы әйберләрне болай урнаштырыгыз: өскә – блузка, майка, футболкалар; аска – итәк, чалбарлар. 

 

2. Документларны тәртипкә китерү. 

 

Шулай ук яратмаган бер эш. Ләкин башкарып чыксагыз, үзегезгә рәхәт булып китәчәк. Һәр фатирда төрле кәгазьләр бик күп җыела гадәттә. Шуларны, кирәкме, түгелме икәнен ачыклап, җентекләп карап чыгыгыз да, кирәксезләрен чүп чиләгенә озатыгыз. Актуаль кәгазьләрне тематик папкаларга һәм файлларга урнаштырыгыз: медицина, уку, милек, финанс, шәхси кәгазьләр. Компьютердагы файлларны да классификацияләгез. Эш өстәлендә («Рабочий стол») ярлык, файллар мөмкин кадәр аз булсын. Компьютер тизрәк эшләп киткәнен үзегез дә тоярсыз. 

 

3. Срогы чыккан даруларны ташлау. 

 

Һәр препаратның кулланылу срогын карап чыгып, искергәннәрен ташларга кирәк. Мәсәлән, авырган балагызга 1 калак чамасы гына калган ютәл сиробының файдасы тими дә тими инде, аны саклап тору урынсыз. 

 

4. Косметичканы чистарту. 

 

Декоратив косметиканың актуальлеген тикшерү дә зыян итмәс. Кайбер искергән иннек, кипкән тушьларны ташларга вакыттыр. Пумалаларны сабынлап юып куегыз. Косметичканы да чистартырга онытмагыз.   

 

5. Кер юуны оештыру. 

 

Киемнәр турында сүз бармый. Йорт текстилен чистартабыз. Кояшлы көндә юрган, мендәр, җәймә, челтәр-пәрдәләрне юыгыз. Йомшарту һәм хуш ис өстәү өчен кондиционер кулланыгыз. Келәмнәрне, йомшак мебельләрне юып та бүлмәне сафландырып, яңартып була. 

 

6. Кухня шкафларын тазарту. 

 

«30 кирәксез әйберне ташла» принцибы тиз җыештырырга булыша. Тартмаларда ятып, кулланылу срогы чыккан кайбер продуктларны, китек чынаяк, чатнаган тәлинкәләрне, капкачсыз контейнерларны, буш банкаларны жәлләмичә олактырып була. Еш кулланыла торган әйберләрне якынгарак куегыз, әллә нигә бер тотылганнарын эчкәрәк куеп калдырсагыз да була. Ярмалар, тәмләткечләрне пакетларыннан махсус савытларга бушатыгыз. 

 

7. Балкон җыештыру. 

 

Бу инде җыештыруның финалы була. Батырлар гына балкон җыештырырга тотынадыр. Бик мәшәкатьле эш. Кирәксез әйберләр склады итмичә, ял итәр өчен уңайлы урын ясарга кирәк балконнан. Җайлы өстәл, урындыклар куеп, чәй урыны хәстәрләгез шунда. Кемгә дә ошар.. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар