Логотип
Белмәсәң бел

Йоклый алмасагыз, киви ашагыз

Тормышта көн дә кирәге чыга торган дүрт киңәш сезгә! Үзегезгә кирәген сайлап алыгыз.

Ә сез белә идегезме?
Сулышны сафландыру өчен авыз эчендә бер телем кыяр кисәген 1 минут тоту да җитә. Кыяр суты авыздагы яман исле бактерияләрнең күпчелеген юк итәргә сәләтле. 

Ятар алдыннан ике киви ашап куйсагыз, йокыга тизрәк талып, яхшырак йоклаячаксыз. Чөнки кивида бәхет гормоны – серотонин күп.

Көнгә дүрт миндаль чикләвеге ашап кую холестеринны киметә, чәчләрне ныгыта, йөрәкне яхшырта, биттәге җыерчыкларны бетерә, ә иң мөһиме: баш мие тагын да яхшырак эшли башлый. 

1 телем лайм кисәге дезодорантны алыштыра. Лайм сутындагы кислота ис бүлеп чыгаручы бактерияләрне юк итә һәм тир бүленеп чыгуны киметә.

фото: https://pixabay.com/ru

Теги: файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар