Логотип
Белмәсәң бел

Суган кабыгы гына димәгез... 

Суган кабыгында микроэлементлар суганның үзендәгедән дә күбрәк икәнен белә идегезме?

 

Суган кабыгында микроэлементлар суганның үзендәгедән дә күбрәк икәнен белә идегезме? Ә без суганны әрчеп, ул кабыкларны ташларга ашыгабыз... Салкын тигәндә дә, тамак авыртканда да, эч катканда да суган кабыгы төнәтмәсе эчәргә кушалар. Грипп, башка вирусларга каршы торучанлыгы, теш һәм уртларны ныгыту үзлеге, гөмбә авыруларын дәвалый алуы, сөял, кавык, фурункула, дерматит кебек тире авыруларыннан котылырга булышуы аны чып-чын табигый табиб итә. Алай гынамы? Башлы суган кабыгы бронхит һәм бронхиаль астманы дәвалаганда, күрем циклын нормальләштергәндә, организмны токсин, шлаклардан чистартканда, иммунитетны ныгытканда, аллергиядән интеккәндә – алыштыргысыз дару ролен үти. Ни өченме? Чөнки аның составында витаминнар бик күп. 

 Е витамины – көчле антиоксидант, картаю прцессын акрынайта, организмда холестерин туплануны кисәтә, яман шеш, биабет, йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы әйбәт чара. Ул шулай ук А витамины эшчәнлеген активлаштыра. 

С витамины (аскорбин кислотасы) – авитаминоздан, салкын тиюләрдән саклый, сөякләрне ныгыта. Иммун системага уңай тәэсир итә, организмда антитәнчекләр эшләнеп чыгуын көчәйтә. 

РР витамины (никотин кислотасы) – ашкайнату системасын җайлый, углеводлар алмашын, эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, кан тамыры авыруларына әйбәт шифа. 

В витамины – акыл һәм нерв эшчәнлеге өчен җаваплы. Авырып ятканнан соң организмның тернәкләнүен тәэмин итә. Чәч, тырнакларны ныгыта. Бавыр эшчәнлеген яхшырта. 

Суган кабыгы авыртуларны җиңеләйтү үзлегенә ия. Тромблар барлыкка килүдән саклый, инфаркт, инсультларны булдырмый калырга булыша, авыз куышлыгындагы ялкынсынуларны бетерә, ревматоид артриты, артрит, артроз кебек авырулар вакытында да суган кабыгы төнәтмәсе бик булыша. Кан әйләнешен, йөрәк мускуллары тонусын яхшырта. Тиредәге яра, җәрәхәтләрне төзәтә, пешкән, туңган тән тиресен яңарту процессын тизләтә. Суган кабыгындагы кверцетин яман шеш күзәнәкләренә артырга ирек бирми. 

 

Киңәшләр 

Суган кабыгы төнәтмәсе белән чәчләрне юсаң, алар ныгый. 1:2 үлчәмендә суган кабыгы һәм суны кайнатып, 12 сәгатькә караңгы урынга куярга һәм 2-3 атна дәвамында чәчләрне шул төнәтмә белән чайкарга кирәк. 

 

Варикозны, дерматитны дәвалар өчен суган мае кулланалар. Суган кабыгына виноград йә зәйтүн маен 1:2 өлеш кушып, 10 көн тоталар.  Май әзер булгач, аякларга сылыйлар. 

 

Суган мазе исә яраларны төзәтә, сөялләрне йомшарта, тире ялкынсынуын дәвалый. Суган кабыгын онга әйләнгәнче төяргә, 2:3 күләмендә вазелин белән бутарга, килеп чыккан катнашманы тәүлек буе салкында тотарга кирәк. 

 

Ангина, ютәлне дәвалар өчен 3 чәй калагы суган кабыгын 300 мл кайнап торган суда 20 минут пешерергә, 8 сәгатьтән соң сөзәргә һәм шул төнәтмә белән тамакны чайкарга кирәк. 

 

1 стакан суган кабыгын 1 литр кайнар суга кушарга, 24 сәгать төнәтергә. Сөзеп, гөл яфракларына сөртәсең – менә дигән ашлама! 

 

Ашка кабыгын әрчеми салган суган шулпаны матур төскә кертә, файдасы да күбрәк була. Кара һәм яшел чәйләр пешергәндә, чеметеп кенә суган кабыгы салсаң, үзенчәлекле тәм бирә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар