Логотип
Белмәсәң бел

Өйдән чыкмый гына өйрәнә торган файдалы шөгыльләр

Телевизордан кино – яңалык карап, интернет актарып ялыктыңмы, өеңне дә йөз дә беренче кат җыештырып чыктыңмы (көне буе гаилә белән өйдә ятканда моның мөмкин эш түгеллеген аңлагансыңдыр инде)?

Телевизордан кино – яңалык карап, интернет актарып ялыктыңмы, өеңне дә йөз дә беренче кат җыештырып чыктыңмы (көне буе гаилә белән өйдә ятканда моның мөмкин эш түгеллеген аңлагансыңдыр инде)? Һаман саен камыр ризыклары пешереп ашау да юньлелеккә илтмәс (җәй җиткәндә үзизоляциядән кабартма кебек чыгу коронавирустан да зуррак фаҗига ул). Мин, мәсәлән, файдалы шөгыль өйрәнергә ниятләдем. Ә алар шундый күп. Бу көннәрдә барган мәгълүматтан баш мие кабармасын өчен бераз хезмәт терапиясе дә кирәк!

Крючок йә энә белән бәйләргә өйрән

Өйдә йомгак һәм энәләр булмый калмый. Кечкенә чагыбызда әбиләрдән, хезмәт дәресендә өйрәнгәннәрне нигә искә төшермәскә әле? Әгәр дә бөтенләй чамаламыйсың икән, интернетта бик күп төрле видео бар. Тик бәйләүгә багышланган видео гына эзлисе! Әнә белән җеп юк дип әйтү сәбәп кенә, аны хәзер фатир ишек төбенә китереп бирәчәкләр.

Рәсем яса 

Арт-терапия инде күптәннән депрессия белән көрәштә менә дигән алым. Балалы өйдә буяулар булмый калмый. Нигә әле сиңа да рәсем ясый башламаска? Рәсем ясаганда тынычланасың, авыр уйлар онытыла, диләр. Минем кебек син дә рәсем ясый белмисеңме? Беренчедән, һаман шул ук интернетта бүгенге көндә бушлай онлайн дәресләр алып барыла. Икенчедән, ясалган рәсемне буяу альбомнары – раскраскалар – барлыгын онытма. 

Яңа бию өйрән

Диваннан торып китү авырмы? Иң элек мотивация өчен музыка кабыз. Төрле флешмобларга кушыл йә видео дәресләр буенча яңа бию техникасы өйрән. Син ирекле рәссам икәнсең, ритм хисең бар икән, музыкага ияреп ничек телисең, шулай бие. Интуитив биюләр җыелган эмоцияләрне, хисләрне чыгару өчен үзенә күрә бер психотерапия. Бары тик биегән вакытта читтән ничек күренәм микән дип уйлама. Ышан, күңелең кушканча рәхәтләнеп биегәнеңне күреп, өйдәгеләр дә кушылачак. Үзем раслап карадым.

Ипи пешер

Кибеткә чыгу хәзер зур проблемага әйләнде, куркыта да. Моннан да чыгу юлы бар – үзең пешер. Ипине духовкада пешереп була бит. Чүпрәң юкмы? Бу да куркыныч түгел. Йорт шартларында чүпрәсез камыр да әзерләп була. Дөрес, бу процесс берничә көнгә сузылырга мөмкин. Тик безнең өйдә утырасы көннәр дә күп әле. 

Гөлләр утырт

Күпләр бу көннәрдә үсентеләрне күчереп утырту белән шөгыльләнә. Миндәге кебек синең дә помидор, борыч үсентеләре юкмы? Кыштан соң гөлләреңне тәрбияләп ал.

Гаилә альбомы яса

Үзизоляциядә бергәләшеп гаилә фотоларын карамый калмыйсыз инде. Ә нигә әле гаилә альбомы ясамаска? Фото асларына матур итеп язып, балаларга төрле бизәкләр төшерттереп. Матур бер хатирә булачак. Алай ясарга теләмисез икән, киләчәктә альбом ясатыр өчен фотоларны барлап булса да куй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар