Логотип
Белмәсәң бел

Әни хаклы булган

Кечкенә чакта авырмас өчен әниләр гел өйрәтеп тора иде. Хәтерлисезме? Балалар сәламәтлеген саклау стандартлары һәр ел үзгәреп торса да, аның нигезе әниләрнең әнә шул киңәшләреннән тора. Исегезгә төшерегез һәм балаларыгызга әйтергә онытмагыз.

 Кечкенә чакта авырмас өчен әниләр гел өйрәтеп тора  иде. Хәтерлисезме? Балалар сәламәтлеген саклау стандартлары һәр ел үзгәреп торса да, аның нигезе әниләрнең әнә шул киңәшләреннән тора. Исегезгә төшерегез һәм балаларыгызга әйтергә онытмагыз.


Башыңа ки!
Өйдән киеп чыгып киткән башлыгын кайсыбыз гына салып сумкасына тыкмаган микән?! Ә бит әниләр чынлап та хаклы булган. Салкын вакытта башка кимичә йөрү отит, менингит, йөз нервасы невралгиясенә, хәтта баш авыртуларына сәбәпче булырга мөмкин. Бу авырулар салкында яланбаш йөрүебезне көтеп кенә тора. Җитмәсә салкын җил һәм суык чәчләребез торышына тәэсир итә. Алар төссезләнеп тиз сынучанга әйләнә, хәтта коела башларга мөмкиннәр. Башыгызга киегез!


Салкынга утырма!
Монысын инде барыбыз да белә. Сидек юлларына салкын тиеп, цистит белән авырырга мөмкин. Әмма әлеге авыру салкынга утыру белән бәйле түгел, диләр. Әмма салкыннан диурез барлыкка килергә мөмкин. Бу цистит кебек куркыныч түгел, әмма рәхәт әйбер дә түгел. Шуңа күрә салкынга утырасыз икән, астыгызга әйбер салып утырыгыз.


Иртәнге ашны аша!
Әниләр бу очракта 100 процент хаклы: иртәнге аш – көннең иң төп рационы. Аннан баш тарту сәламәтлек өчен җинаять. Иртәнге ашны ашамыйсың икән, канда шикәр дәрәҗәсе арта, метаболизм әкренәя, энергия кими. 


Аш аша!
Атна берничә тапкыр шулпа аша! Әниләр монда да хаклы. Тавык шулпасы вируслы авыруларда ярдәм итә, бронхит симптомнарын киметә, теш һәм сөякне ныгыта, буыннар эшчәнлеге өчен файдалы, яхшырак йокларга да ярдәм итә. 


Иртәрәк йокларга ят!
Йокы тәүлегенә сигез сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Бу хакта даими язып торалар. Ә ник иртәрәк ятырга кирәк соң? Бу мелатонин гормоны белән бәйле. Ул йоклау сыйфатына тәэсир итә. Эңгер-меңгер вакытта әлеге гормон активрак эшли башлый, ә караңгы төшкәч канга күбрәк мелатонин керә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар