Логотип
Белмәсәң бел

Лайфхак: теш пастасын нигә суыткычта туңдырырга кирәк

Бу лайфак – японнардан.

Бу лайфак – японнардан. 
Теш пастасының теләсә кайсысы ярый: иң гадиен, иң арзанын алсагыз да була. Боз катыра торган форманың бер-ике ячейкасына теш пастасы агызып чыгарыгыз. Шуннан артык кирәкми – җитә. Аннан форманы суыткычка куябыз: теш пастасы катыр өчен биш сәгатькә якын вакыт кирәк. Алданрак алсаң, ул кулга тотуга эри башлый. 

Формадан теш пастасы начар купса, форманы әйләндереп, аз гына кайнар су агызыгыз: берничә секундтан ул үзе үк килеп төшәчәк. 
Инде теш пастасыннан ясалган бу кубик белән кухняда әйбер кисә торган агач такталарыбызны чистарта башласак та була. Тырышып, каты басып ышкырга кирәкми. 
Ни өчен кирәк соң бу дисезме? Әгәр шушы процедураны әледән-әле эшләп торсаң, кухня такталарында бернинди бактерия дә үрчемәячәк. Ә агач тактада алар бик тиз җыела. 
Теш пастасыннан ясалган бу кубик-бөтергеч тактада балык чистартканнан соң калган исне дә бетерә. 
Менә шундый бер зыянсыз антисептик сезгә.
Чистартканнан соң тактадан тәмле ис килеп торсын дисәгез, теш пастасының ментоллысын да кулланырга була, башка төрлесен дә.
Соңыннан тактаны әйбәт итеп чайкап куярга кирәк.
Теш пастасын катырмыйча да кулланырга мөмкин, әлбәттә. Әмма ул очракта теш пастасы шактый күп кирәк булачак. Катыргач, такталарны аның белән ышкырга да уңайлырак. Артып калганы белән исә кедалар һәм кроссовкиларның табаннарын чистартырга була. 






 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар