Логотип
Белмәсәң бел

Крахмалның җиде төрле тылсымлы үзлеге

Күпләрегезнең кухня шкафларында бардыр инде ул крахмал. Караңгы почмагынанн сирәк-мирәк кенә чыккалап, үз чиратын көтеп ятадыр. Без аның бөтен файдалы якларын белеп бетермибез, шуңа да сирәк кулланабыз. Ә бит...

 

 

Күпләрегезнең кухня шкафларында бардыр инде ул крахмал. Караңгы почмагыннан сирәк-мирәк кенә чыккалап, үз чиратын көтеп ятадыр. Без аның бөтен файдалы якларын белеп бетермибез, шуңа да сирәк кулланабыз. Ә бит...

 

Крахмал ят исләрне бик шәп сеңдерә. Эче исләнгән аяк киеменең олтырагына кичтән бер аш кашыгы крахмал сибеп калдырыгыз әле, иртәнгә исе беткән булыр.

 

Крахмалдан менә дигән спрей ясарга була. 1 стакан суга 1 аш кашыгы крахмал салып болгатыгыз да, пульверизаторга салып, кирәккән саен кулланыгыз. Крахмаллы спрей күлмәк якаларын, эшләпә читләрен, челтәрле әйберләрне сафландырып җибәрер өчен кулланыла.

 

Китап битләре майланып, керләнеп китсә дә кулыгызга крахмал алыгыз. Керләнгән битләрне ачып, вак иләктән крахмал бөркегез дә, беразга шулай калдырыгыз. Аннары коеп төшерерсез. Китап битләре хушланып, чистарып калыр.

 

Тәрәзәләр юасызмы? Крахмалсыз бу эшкә тотынмагыз да! Тәрәзә юа торган сыеклыгыгызга бераз крахмал өстәсәгез, пыялага ябышкан пычрак эзләре тизрәк юыла, чөнки крахмал менә дигән абразив.

 

Кунакларны озаткач, келәмегездә майлы таплар калса, тиз генә шул таплар өстенә крахмал сибегез. Бер-ике сәгатьтән соң крахмалны тузан суырткыч белән суыртып алырсыз, ә келәмегез балкып китәр. Бирешми торган тапларны 1 :1 нисбәтендә бензин һәм крахмал катнашмасы белән ышкыгыз.

 

Балаларыгызның юарга ярамый торган йомшак уенчыкларын чистарту өчен, аларны берәр капка тутырыгыз да, берникадәр крахмал салыгыз. Капның авызын каплап, селкетегез, беразга шул кабында калдырып торыгыз. Аннары уенчыкларны алып, щетка белән чистартыгыз.

 

Идәннең шыгырдаганын бетерер өчен дә крахмал кулланырга була. Идән ярыкларына мул итеп крахмал сибәргә генә кирәк.

Теги: киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар