Логотип
Белмәсәң бел

Космоска күтәрелгән беренче хатын-кыз-турист кем ул?

2006 елның 18 сентябре көнне космоска беренче тапкыр хатын-кыз – турист оча. Америкада яшәүче Ануше Ансари була ул.

2006 елның 18 сентябре көнне космоска беренче тапкыр хатын-кыз – турист оча. Америкада яшәүче Ануше Ансари була ул.
Җиребезгә Галәм киңлекләреннән карый алган беренче хатын-кыз турист кына түгел, мөселман хатын-кызы да әле ул. 
Ануше Ансари 1966 елның 22 сентябрендә Иранда, Мешхед дигән шәһәрдә туган. Аннан әти-әниләре Тегеран шәһәренә күченә – кызның балачагы да, яшьлеге дә шунда уза. (Аны космонавтлар отрядына алгач, Азәрбайҗан матбугаты: «Бу ханымның тамырларында азәрбайҗан каны ага», – дигән хәбәр тарата, туган җирен дә ялгышып Тегеран шәһәре дип күрсәтәләр. Бу ялгышны соңыннан Россиядә дөнья күрүче бик күп газета-журналлар кабатлый.)
1984 елда Ануше Ансари Америкага күченә: әти-әнисе аның төпле, яхшы белем алуын, гомерен фәнгә багышлавын телиләр. 
Чит илдә, чит мохитта  мөселман кызына яшәү, үз урынын табу җиңел булмагандыр (ул үзе дә бу хакта ачыктан-ачык әйтә). Джордж Мейсон университетында белем ала, информатика һәм электроника  белән шөгыльләнә. Американың икенче бер билгеле университетында – Джордж  Вашингтонда магистр дәрәҗәсен ала. 
Эшкә урнашкач, Хәмид Ансари белән таныша, 1991 елда аңа кияүгә чыга. 1993 елда алар ире һәм аның абыйсы Әмир – өчәү яңа компаниягә нигез салалар. Ануше аның башкарма директоры була. 
2006 елда Ансариларның инвестицион фирмалары Россия космик федераль агенлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый. Бөтен нәрсә зур сер астында сакланса да, Ануше Ансари  бу «сәфәре» өчен 20 миллион долларга якын түләгән дигән мәгълумат бар. Ул башта Япония эшмәкәре Дайсукэ Эномото дигән кешенең дублеры гына була. Аны исә сәламәтлеге буенча очышларга үткәрмиләр. Һәм аның урынына төп составка Ансарины алалар. 
2006 елның башында Ансари космоска очарга әзерләнү өчен Россиягә килә. Шушы вакыт эчендә ул азрак булса да русча да сөйләшергә өйрәнә (ә болай туган теленнән – фарсы теленнән кала, инглизчә һәм французча иркен аралаша.)
«Союз ТМА-9» корабле 18 сентябрь көнне Байконурдан очып китә. Ануше Ансари галәмдә 8 көн була. 


Космоска беренче тапкыр күтәрелгән Иран кешесе дә әле ул: ватандашлары аны, әлбәттә, кызыксынып күзәтәләр. Ануше Ансари Иран милли телевидениесенә космостан интервью бирә, үзенең блогына килгән бер  сорауны да җавапсыз калдырмый – менә ни өчен аны космостан блог алып барган беренче кеше дип тә саныйлар!   
«Космоска очу – балачак хыялым иде, – диул. – Бер дусларыбызның йортында балкон бар иде һәм җәй көнне мин шул балконга чыгып утырырга ярата идем. Бигрәк тә кичләрен. Күктә – иксез-чиксез йолдызлар! Шуларга карыйм да хыялга чумам: галәмдә ниләр барлыгын белсәң, күрсәң иде ул! Ә миңа һәрвакыт анда тагын ниндидер җан ияләре бар кебек тоела иде... Шуңа да астрономия, физика белән кызыксына башладым. Күбрәк белгән саен, космоска тартылуым көчәйде генә». 
Беренче мәлдә Россиядә, тренировкалар вакытында Ануше Ансарига җитди итеп карамыйлар. Әмма аның үзен ничек тотуын күреп мөнәсәбәт бик тиз үзгәрә. 
«Анда булып кайтканнан соң тормышка карашым башка минем, – ди ул интервьюлар вакытында. – Ул бөеклектән, чиксезлектән Җиргә күз салганда бик күп проблемалар вак-төяк кенә булып кала. Минем кебек башкалар да бу күренешне күзәтә алса, Җирдә тарткалашлар, сугышлар, гомумән, булмас иде. Читтән караганда җир ул берничек тә бүленмәгән, ул – һәммәбез өчен уртак». 

 


Бүгенге көндә Ануше Ансари ире белән уртак бизнес алып баруын дәвам итә. Аларның балалары юк. 
Иң кызыгы – галәмдә бездән башка тагын кемдер бар дигән уйдан ул һаман да баш тартмаган. «Кемнәр икән алар, ниндиләр икән дип уйлыйм», – ди ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар