Логотип
Белмәсәң бел

Конфликтны булдырмый калуның биш ысулы 

Һәр кешенең тормышында конфликтлар килеп чыгарга мөмкин. Эмоцияләр ташыган вакытта кеше үз үзе белән идарәне югалта, кайчак әллә ниләр майтарып ташларга мөмкин. Моны булдырмый калуның биш юлы – биш хәйләсе бар.

Һәр кешенең тормышында конфликтлар килеп чыгарга мөмкин. Эмоцияләр ташыган вакытта кеше үз үзе белән идарәне югалта, кайчак әллә ниләр майтарып ташларга мөмкин. Моны булдырмый калуның биш юлы – биш хәйләсе бар. 

 

Пауза алу 

 

Психологлар фикеренчә, иң гади һәм шул ук вакытта иң нәтиҗәле дә юл бу. Ике арада мөнәсәбәтләрнең кискенләшүен, хисләрнең кыза баруын тоясыз икән, аз гына вакыт бирүләрен сорагыз. Турыдан бәреп нәкъ шулай дип әйтегез: «Миңа бераз пауза кирәк. – диегез. – Мин башта уйлыйм. Аннары сөйләшүне дәвам итәрбез». Әлеге гади генә алым хисләрне бераз суытырга, әйтәсе сүзләрне уйларга мөмкинлек бирә. 

 

Җиме кайда? 

 

Кайсы гына конфликтны алсак та, әүвәл аның җиме була. Кемдер бәхәсне башлап җибәрә, икенчесе, бик рәхәтләнеп, аны эләктереп ала. Мөгаен үзегез дә сизәсездер: кайчак башта «хәзер бәхәсләшә башлыйбыз» яки «хәзер сүз зурга китәчәк» дигән уйлар туа. Әлеге уйлар җим ыргытылганын белдерә. «Әйтәм бит шулай була», «аның кычкыра башлыйсын белеп тордым» ише уйлар сезнең бу җимне инде йотканыгызны аңлата. Мондый моментта үзегезне контрольдә тотып, башкалар ыргыткан җимне йотудан тыелып кала белергә, үзегезгә дә андый җимнәр ыргытмаска өйрәнергә кирәк. 

 

Хаталарны тану 

Бәхәс чынлап торып инде ачуланышу дәрәҗәсенә борылганын тойсагыз, обстановканы суытуның гаҗәеп шәп бер  юлы бар. Ул да булса, үзегезнең хаклы булмавыгызны тану. Әгәр дә моны таный алмасагыз, һич югында күптән түгел генә үзегез җибәргән хаталар турында сөйли аласыз. Шунысы гаҗәп: бу оппонентны шунда ук «коралсызландыра». 

 

Тыңлый һәм ишетә белегез 

Тагын бер хәйлә – актив тыңлау. Бу да яхшы алым, ул обстановканы да суытырга вакыт бирә, икенче якны да яхшырак аңларга булыша. Аның төп асылы шул: сез икенче якны тыңлыйсыз да, үз сүзләрегез белән ул кичергән хисләрнең исемнәрен атап, хәлне кабаттан сөйләп бирәсез. Әйтик: «Мин аңлыйм, бу хәл ачуыгызны китерә, сез хаклыкны табарга тырышасыз...» Әмма әлеге алымны куллану шактый катлаулы, тик бер өйрәнеп алсагыз, ул сезгә теләсә кайсы бәхәстән чыгарга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме: партнерның хисләрен сөйләп чыгуны фарска әйләндермәгез. 

 

Парнтерның игътибарын башкага юнәлтү 

Хисләр өстенлек иткән вакытта кеше логикага буйсынмый башлый. Нинди генә дөрес фикерләр китерсәгез дә, мондый вакытта ул сезне ишетми. Үзегезне ишеттерү өчен аңа да хис белән җавап кайтарырга кирәк. Ул үзе ишетергә теләгән хис белән. Әйтик: «Килешәм, килешәм, син хаклы! Мин сиңа ышанам», – диегез. Бу оппонентны бер мизгелгә туктатачак. Нәкъ шул мизгелдә инициативаны үз кулыгызга алып, логика теленә күчегез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар