Логотип
Белмәсәң бел

Коко Шанельдән 8 киңәш

«Зиннәтле гадилек» прицибына омтылучы атаклы француз модельерын беләсез инде, әлбәттә...

«Зиннәтле гадилек» принцибына омтылучы атаклы француз модельерын беләсез инде, әлбәттә. ХХ гасырның парфюмерия бестселлеры «Chanel No 5»не уйлап табучы, хатын-кыз модасына кечкенә кара күлмәк кертүче, чылбырлы сумкалар һәм эре бижутерияләргә өстенлек бирүче... Ирләр гардеробыннан да нидер күчереп алып, хатын-кыз костюмын гадиләштерүче... Шанель киңәшләре бүген дә актуаль. Хатын-кызлар, бигрәк тә урта яшьтәгеләрдән зурраклар бу киңәшләргә колак салмый калмас. 

Бижутерия тагудан курыкма! 

Шанель үзе һәрвакыт бижутериядән йөрергә яраткан. Миллион долларлык кыйммәтле әйберләрне күпләп асып йөрүчеләрне ул зәвыксыз дип бәяләгән. Бүген исә  затлы һәм матур бизәнү әйберләре чыгаручы күп брендлар табарга була. Алар сездән матур мода образы тудыра ала.    

Аксессуарларны чамасыз кулланма! 

Иң ахырдан кигән аксессуарны салып куйгач кына образ идеаль була ала, ди Коко. Килешәбез. Чаманы югалтмаска кирәк! 

Элегант бул! 

Бик затлы киенеп тә, элегант күренмәскә мөмкинсең, дип кабатларга ярата Шанель. Элегантлык ул – консерватив әйберләргә мөкиббән китү түгел. Ыспай кием, нечкә зәвык, сыйфатлы тукыма элегантлык билгесе санала. 

Уңайлылык – беренче урында! 

Киемең уңайлы, җайлы булсын иң элек! Төсе, фасоны, гәүдәдә ничек утыруы – боларына инде шуннан соң игътибар итә башлыйсың. 

Ир-атка әйләнмә!   

Хатын-кызларга чалбар киюне Коко модага керткән булса да, ул аларның ирләр кебек киенеп йөрүенә каршы. Ул үзе, фигураны матур күрсәтә дип, күлмәкләрдән йөрергә яраткан. 

Мини-итәкләр белән чаманы югалтма! 

Шанель кыска итәкләрне сөймәгән. Мини – матур, төз аякларны да рәхимсез рәвештә «кисә», дигән ул. Кыска итәкле күлмәк, юбкалар алганда бөтенесен энә күзеннән үткәрергә кирәк. Ботлар гына түгел, тезләр дә матур күренергә тиеш. Атлап йөргәндә җыерылып, тагын да өскә күтәрелерлек булмасын. 

Бер урында гына торма! 

Стиль үзгәреп торырга тиеш, дип, Шанель дөрес әйткән. Бернәрсә дә бер урында гына тормый. Идеаль образыңны тапсаң да, экспериментлар ясап торырга, ниндидер үзгәрешләр кертергә, яңарып торырга кирәк. 

Үзеңә ошаган образны кабатлаудан курыкма! 

 Сине илһамландырган йолдызлар – артистлар, спортчылар, модельләр образына үзеңнән дә нидер өсти аласың. Нәкъ аларча киенсәң дә, бу кием синдә башкача күренәчәк. Һәм сиңа бик килешәчәк! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар