Логотип
Белмәсәң бел

Көн дә кирәкле 10 киңәш

Көн дә кирәкле гади генә 10 киңәш сезгә.

Әгәр дә суыткычта саклаганда редиска, кишер, сельдерей, чөгендер ише яшелчәләрегез йомшарган булса, аларны беразга бик салкын суга салып торыгыз. Шунда ук берничә бәрәңге дә әрчеп салыгыз, яшелчәләр хәзер ныгып китәр.

Бик кайнар чәйне яки кофены тиз генә суытырга кирәк булса, чәйле чынаякка 3-4 бал яки 1-2  аш кашыгы батырыгыз. Салкын кашык эчемлекне хәзер суыта.

Яңа аяк киеменең үкчәсе аякны кыручан була. Башта аяк киеме эченә 30 минутка җылы суда чылаткан сөлге тутырып торыгыз. Аннары сөлгене алып, аяк киеменең эчке ягыннан үкчә өлешенә аптекадан сатып алган глицерин сөртегез дә, төнгелеккә шулай калдырыгыз. Бер тапкырдан гына йомшармаска да мөмкин, икенче көнне тагын кабатлагыз.

Сабаклары  йомшак чәчәкләр вазада озаграк торсын өчен, аларны суга утыртканда сабакларына коктейль эчә торган көпшә кидереп калдырыгыз.

Киемдәге яшел үлән табын тозлы су бетерә. 1 литр суга 1 стакан тоз салып, таплы урынны шушы суга батырыгыз. 20 минуттан алып, сабын белән юыгыз. Әлеге ысул төсе уңа торган киемнәр өчен дә яхшы.

 Капрон колготкиларны машинада уып булмый, җепләре сузыла. Сез аларны гади оекбаш эченә яки берәр киемнең кесәсенә тыгып салыгыз. Болай юганда колготкилар бернишләми.

Кайчак кул сәгатенең эчке яктан пыяласы парлана. Кичкә тозга күмеп калдырсагыз, иртәнгә парланган пыяла кипкән булыр. Тоз бөтен артык дымны үзенә суыра.

Стенадагы шөреп яки кадак эзе чекерәеп калса, кулыгызга коры сабын алыгыз да,  баса төшеп, шушы тишеккә ышкыгыз. Сабын тишеккә тулгач, артыгын сыпырып кына алырсыз.

Агач җиһазга тамган май табын җылы сыра яхшы бетерә. Сыраны кайнатып, бер чеметем генә балавыз эретегез дә, җылы сыраны май табына тамызыгыз. Кипкәч йон чүпрәк белән ышкып ялтыратыгыз.

Өстәлгә куеп эшләгәндә, ноутбук кыза башлый. Ике арада һава йөрергә ара калсын өчен, ноутбук астына ике яктан да бозгыч кыстырып куегыз.

 

Фото: https://pixabay

 

Теги: киңәш-табыш файдалы киңәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар