Логотип
Белмәсәң бел

Казан кешеләре шундый икән...

Казан кешеләренең барысына да хас 5 гадәт турында язганнар әле менә. Башка шәһәрләрдән килучеләр казаннарның бу үзенчәлегенә игътибар итми калмый ди. Мин үземә туры килә микән дип махсус чагыштырып укыдым.


Казан кешеләренең барысына да хас 5 гадәт турында язганнар әле менә. Башка шәһәрләрдән килучеләр казаннарның бу үзенчәлегенә игътибар итми калмый ди. Мин үземә туры килә микән дип махсус чагыштырып укыдым.
1. Сөйләшкәндә гел "Алла бирсә" сүзен кыстырмый калмыйлар. Дини булмаганнар да шулай кабатларга ярата. Ул иртәгәсе көнгә ышаныч уята, киләчәккә планнарны ныгыта ди. "Майда авылга кайтырбыз алла бирсә" яки "Иртәгә бәлеш салырмын алла бирсә".
2. Дөрес юл таба алмаучыларга бик теләп булышалар.
Чын Казан кешесе урамда адашып, кая барырга аптырап калучыга ничек тә ярдәм итә. Кирәк икән, онлайн-картаны ачып, тиешле маршрутны билгели. Йә, миңа да шул якка барасы дип, юл буе гид ролен үтәп бара.
3. "Җиңү проспекты"юл кичүендә чыгу юлын белә.
Чынлап та "Җиңү проспекты” җир асты юлы ниндидер лабиринт сыман. Метро вагоныннан төшкәч тә чыгу юлын эзләп хәлдән таясың. Сәгатькә якын эзләп тә, кирәкмәгән якка чыгуың бар. Ә бу тирәдә еш йөргән казанлылар өчен бу проблема түгел икән. Белмәсәләр дә, аптырап киоск кассирларыннан сорарга йөгермиләр ди. Стеналарга кулдан язылган юл күрсәткеч укларга ышанырга була, имеш.
4. Бауман урамына сирәк баралар.
Ашыкмыйча ял итеп йөрер урын түгел дип саныйлар. Казаннар ике очракта гына Бауман урамына барачак:
1) ерактан туган-тумачаң килеп төшсә;
2) "15 сумга өй токмачы сатыла!" ише кычкырып торган рекламаларны сагынганда.
5. Гадәттә беркая ашыкмыйлар.
Ашыкмыйча да тиешле урынга вакытында барып җитәсең. Чөнки Казанда машина 20 минут эчендә иң ерак дигән почмакка дә илтеп җиткерә. "10 га барып җитәргә кирәк", - дип, 9.55 тә душка кереп китү Казан кншесенә хас, янәсе.
Мин үзем беренче дүрт гадәт белән килешәм. Ә менә соңгысы... Һәрхәлдә, миңа туры килми.
Ә сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Алла бирсэ" сузлэрен без сойлэшугэ "кыстырмыйбыз", э чын кунелдэн Аллахынын кодрэтенэ ышанып эйтэбез. Казанда гына тугел, ботен Татарстанда шулай ул

    • аватар Без имени

      0

      0

      Алла бирманк бездэ Хэзер урысларда эйтэ

      Хәзер укыйлар