Логотип
Белмәсәң бел

Кабан күлендә кунаклар бар, таныдыгызмы?

Күрергә өлгермәгәнсездер әле, Кабан күленә быел да чомгалар кайткан...

Күрергә өлгермәгәнсездер әле, Кабан күленә быел да чомгалар кайткан. 

Аларны тагын «большая поганка» дип тә атыйлар. Агулы гөмбәгә бернинди дә катышлары юк, әлбәттә, әлеге кошларның. Итеннән начар ис килгәнгә, гомумән, итләре тәмсез булганга шулай атыйлар аларны. Аның каравы, ау сезонында чомгага бернинди аучы да кызыкмый. Менә шулай: һәр начар әйбернең дә бер яхшы ягы була. 

Чомгаларны башка бернинди кош белән дә бутап булмый. Баш түбәсендә әнә нинди матур «мөгезләре» бар. Шунысы кызык: салкыннар җитү белән чомганың башындагы бу каурый-мөгезләр кыскара, ә муенындагы «яка» бөтенләй дә юкка чыга.

Чомгалар, үрдәкләр һәм акчарлаклардан кала, безнең Кабанда яшәүче өченче кошлар. «Кунак» дисәк тә, чынлыкта, бөтенләй үк кунак түгел инде алар бездә. Шәһәр сулыкларында моңа кадәр, гомумән, сирәк очрый торган бу кош соңгы елларда Кабанны тәмам үз итәргә өлгерде. Беренче тапкыр аларны Урта Кабанда 2010 елда ук күрәләр. Ул елны өч чомга пары җәйне Казанда уздыра. Безнең шәһәр ошый бугай аларга – 2013 елда Урта Кабанга чомгаларның зур төркеме кайтып төшә. 50 гә якын булалар. Ул елны 20 ләп ояда бәбкә чыгаралар алар.

Алдагы җәйләрдә күзәтергә туры килсә, мөгаен, игътибар итми калмагансыздыр: чомга бик тирән чума. Кабанның син карап торган җирендә чумып, бөтенләй икенче бер җирендә килеп чыгарга мөмкин ул. Чомга 7 метр аска чумып, су астыннна 50 метр йөзеп бара ала. 

Бер утырганда ана чомга 7 йомыркадан артыкны салмый. Бер айдан бәбкәләре борын төртә башлый. Барысы да әйбәт булса, аларның Кабан суында бәбкәләре белән йөзгәнен җәйгә рәхәтләнеп күзәтербез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар