Иртәнге тугызга кадәр эшләнергә тиешле 7 эш

 Йокыдан уянуга – елмаерга! Елмайганда баш миенә уңай сигналлар китә һәм көне буе үзегезне бәхетлерәк хис итәрсез.

Организмны яңа көнгә әзерләр өчен иртәнге зарядка турында онытмагыз! Иң гади хәрәкәтләр ясап, сикергәләп алсагыз да, тәнегез сезгә рәхмәт әйтер, үзегезне көчлерәк хис итәрсез!

Иртән торуга зур йотымнар белән бер стакан су эчеп җибәрсәгез – канның оешучанлыгы кимер, кан басымы җайланыр, ашказаны эшчәнлегенә уңай тәэсире булыр.

Дөрес итеп пешерелгән иртәнге аш ул – катлаулы углеводлар белән аксымны туры китерү. Иртәнге аш өчен идеаль вариант:  солы боткасы, йомырка тәбәсе һәм яшел чәй.

Үзегезне кызыксындырган өлкәгә кагылышлы китаптан берничә бит укып куегыз. Иртән уку – көне буена мотивацияне арттыра, баш мие тизрәк эшли башлый.

Иртән, әле проблемалар, чишеләсе тормыш мәсьәләләре белән башны тутырганчы рәхәтләнеп хыялларга бирелеп алу – безне максатларыбызга якынайта икән. Ирешергә, алырга, барырга теләгән һәр әйберне детальләре белән күз алдына китерергә тырышыгыз. Уңышка ирешкән спортсменнар, танылган шәхесләр үзләренең һәр иртә саен хыял аша яңа үрләр яулавын сөйлиләр.

Яңа көнгә планнарыгызны язып куегыз. Иң мөһим эшләр исемлектә беренче торырга тиеш!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    7795
    1
    100
  • 8434
    2
    56
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    9470
    1
    54
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...