Логотип
Белмәсәң бел

Үз-үзеңә ничек ышана башларга?

Сез эш эзлисез, ди. Әле теге оешмага кереп чыгасыз, әле монысына... Шалтыратасыз, резюме юллыйсыз. Әмма кая гына барсагыз да, җавап бер: «Без шалтыратырбыз...» Мондый хәлдә үз-үзеңә булган ышанычны югалтуы да хәзер бит.

Сез эш эзлисез, ди. Әле теге оешмага кереп чыгасыз, әле монысына... Шалтыратасыз, резюме юллыйсыз. Әмма кая гына барсагыз да, җавап бер: «Без шалтыратырбыз...» Мондый хәлдә үз-үзеңә булган ышанычны югалтуы да хәзер бит.

 

Беренчедән, үзеңә булган ышаныч ул – сәламәтлек кебек. Еллар буе утырып, бер көн дә шөгыльләнми торып, марафонда беренче килеп булмаган кебек, үз-үзеңә булган ышанычны да даими үстереп, тәрбияләп торырга кирәк. Ничекме?

«Шалтыратырбыз», – дип, борып чыгарганнан соң, бик сирәкләр генә: «Минем ниләр эшли белүем әлеге эш урыны буенча куелган таләпләр белән туры килми», – ди. Күпләр исә, мин беркемгә дә кирәксез, бернигә дә яраксыз икән, дип уйлый башлый. Үз-үзенә ышанганнарда да, ышанмый торганнарында да була ул. Беренчеләрендә бу халәт тиз уза.

 

Үз-үзенә ышанычы зур булган кешеләр өчен белемнәре, һөнәрләре, диплом, казанышлары аларның тәннәренә береккән тире түгел, бер кием кебек кенә. Килешәсездер, күлмәкнең төймәсе төшү белән, җиргә егылып, тән тиресен сыдыру икесе бер әйбер түгел.

 

Ышаныч хисе балачактан тәрбияләнә. Баланың берәр эше килеп чыкмаса, әти-әнисе: «Андый гына уңышсызлык һәркемдә була. Икенче юлы килеп чыга ул. Син барыбер булдыклы», – ди икән, ул бала үзенә ышанган кеше булып үсә.

Үз-үзеңә булган ышаныч – тирә-юньдәгеләрнең хәерхаһлы мөнәсәбәтен тоеп, озак еллар үз-үзеңне чыныктыру ул.

 

Тагын бер мөһим аспект – үзенә ышанычы зур булган кешеләр үз хисләрен яхшы тоемлый белә. Алар: «менә монысы мин үзем, монысы минем кемгәдер булган үпкәм, монысы шикләрем», – дип, аерып әйтә ала. Алар авыр хисләрне кулга тотып карардай бер нәрсә итеп карый, диңгезнең дулкыны басылганын көткәндәй, ачуларының басылганын көтә ала.

 

Бу очракта күпләр хәзер: «Мине балачакта алай итеп үстермәделәр шул. Шуңа да үз-үземә ышанычым булмады», – диячәк. Без бит бала түгел инде. Нәрсәнең нәрсә икәнен балалардан яхшырак беләбез.Үзебезне җиңәрлек кенә көчебез бер дә юкмыни соң? Бар ул!

 

Моның өчен нинди генә хәлдә сезне яклап бер сүз булса да әйтүче кешеләр булдырырга кирәк. Уйлагыз: «Кайсы туганым яки дустым минем якта булыр?» Юатып, үсендереп җибәрүче кеше булуы кирәк ул.

 

Тагын бер мөһим аспект – үз-үзеңә миһербанлы булу. Уегызда шундый хәлне күзаллагыз: сезгә кемдер эш таба алмавыннан, кая гына барса да, «шалтыратырбыз» дип борып чыгаруларыннан зарлана. Сез ул кешегә карата нинди хисләр кичерер идегез? Шул-шул, без үзебезне ачуланабыз, ә башкаларны жәллибез.

 

Үз уңышларыгызны реаль итеп күрү. Уңышлы эшләрегезнең исемлеген төзегез.. Әгәр дә бу эшләрне сезнең урында башка берәү эшләгән булса, сезгә ул кеше ни дәрәҗәдә профессиональ булып күренер иде?

 

Үз хисләрегезне йөгәнләр өчен, күңелегездән шушы сорауларга җавап биреп чыгыгыз:

Мин нәрсә тоям? (Ачу, үпкә, шатлык, битарафлык...)

 

Мин нинди? (Яхшы, начар, тыныч, сабырсыз, көчле, җебегән...)

 

Ә минем үз-үземне тоюым дөреслеккә туры киләме? (Мин дөрестән дә шундый көчсез һәм җебегәнме? Яисә, мин дөрестән дә шундый искиткечме?)

 

Мине нәрсә тынычландыра яки күңелемнең янганын баса ала?

Менә шушы, соңгы сорауга җавап табу белән, эшкә керешегез! Үз-үзегезгә хөрмәт белән карагыз, бер-ике матур сүз белән мактап җибәрегез. Тормышыгыз үзгәрәчәк, күрегез дә торыгыз!

фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар