Мөнәсәбәтләр
        Викторина: Дөньяда куп нәрсә белдем...
        
        
            
        
                    
        
        
            1.     Китерелгән мәкаль-әйтемнәргә төшеп калган сүзләрне өстәгез:
а) Сөтнең сөзмәсе,... кыскасы яхшы.
б)... юк - авызындагысын алдырыр.
в) Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга... булсын.
г) Җырның ертыгы,... сүтеге юк.
2.     “Дога илә сәлам яздым,
Сәлам соң һәм кәлам яздым,
Гыйшык тотып үлә яздым - Ки сән Фәрхи лә җанкайга... ”
Бу юллар кайсы татар шагыйренең нинди исемдәге әсәреннән? “Кәлам” сүзенең бүгенге мәгънәсен әйтегез.
3.     Татар сөйләм һәм язма телендә “елый” сүзенең тагын биш-алты синонимын табыгыз.
4.     Ике сүз: “мәхәббәт” һәм “мәһабәт” арасында нинди аерма бар? Бу сүзләрне кайбер кешеләр еш кына бутап сөйләшәләр.
Җаваплар: 
1. а) Сөтнең сөзмәсе, сүзнең кыскасы яхшы.
б) Теле юк - авызындагысын алдырыр.
в) Сыйларга сыең булмаса, сыйпарга телең булсын.
г) Җырның ертыгы, сүзнең сүтеге юк.
2.     Габделҗәббар Кандалый, “Фәрхисорур” поэмасы.
Кәлам — сүз.
3.     Елый: күз яшен түгә, сыктый, балавыз сыга, яшькә тыгыла, күзләрен сидрәтә, мышкылдый, буасы ерылган (киткән).
4.     Мәхәббәт - сөю, ярату, гыйшык, дәрт.
Мәһабәт - мәгърур, олпат, затлы, күркәм, саллы, гүзәл.
        
        
        
        
        
        
        
        Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
        
        
                    
                 
                
Комментарий юк