Цикламен

Бу шактый киң таралган гөл. Аеруча аны Грециядә, Палестинада, Сириядә яратып үстерәләр. Европаның таулы урманнарында, Азиянең көньяк-көнбатыш өлешендә аның 55 төрен очратырга мөмкин. Безнең илдә (Кырымда һәм Кавказда) цикламенның 8 төре билгеле.
Аны өйдә дә үстерәләр. Әлеге гөлне альпийская фиалка, дряква дип тә атыйлар. Аны шулай ук күп кенә җирләрдә куян колагы, альп миләүшәсе дип йөртәләр. Бу мәңге яшел үләнчел, бүлбеле үсемлекнең яфраклары йөрәкне хәтерләтә, өстендә көмеш бизәкләре бар, ә аскы ягы исә куе кызыл төстә. Шәмәхә-алсу чәчәкләре хуш исле.
Цикламен иртә яздан көзгәчә чәчәк ата. Аны төньякка яки көнчыгышка караган тәрәзә төпләрендә үстерәләр. Турыдан төшүче кояш нурлары гөл чәчәкләрен шиңдермәсен өчен тәрәзне җиңелчә, генә капларга киңәш итәбез. Кышын исә аны җылылык плюс 8-10 градус чамасы булган якты урынга куялар. Суны аз гына, дымландырырлык итеп кенә сибәргә кирәк. Су бүлмә җылылыгында булырга тиеш.
Цикламенны 2-3 ел саен күчереп утырталар. Утырту өчен урман туфрагы, черемә, торф һәм ком (1:2:2:1) алына. Аңа аз гына акбур да кушарга мөмкин. Чәчәк аткан чагында 7-10 көн аралыгы калдырып минераль һәм органик ашлама белән тукландыралар. Гөлне тамырлы һәм яфраклы яшь бүлбеләрне күчереп утырту юлы белән үрчетәләр. Бүлбенең киселгән урынына төелгән утын күмере сибү әйбәт нәтиҗә бирә. Болай эшләгәндә гөлегез тизрәк үсеп китәр, мул итеп чәчәк атар һәм өегезне ямьгә күмәр.
фото: https://pixabay.com
-
Язмышларны сайлап алмыйлар (тормыштан алынган хикәя)
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе нигә апасы белән бергә җырламаган? Вакыт – су кебек ага... Җандагы әрнүләр генә кимеми. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына да өченче ел китте...
-
Курчак күңеле - 2 (ахыры)
-
10 декабрь 2019 - 02:56Без имениШундый илахи гаделлекме сон, нэрсэ кылсан, шул узенэ кайта!«Ашыгулар һәлакәткә илтә...»
-
10 декабрь 2019 - 02:56Без имениБик зур рәхмәт, Физәлия, күңелне агартып яшәргә көч бирүче хикәяң өчен. Дөньяда болай да күңелне катырырлык усаллыклар күп, күңел үрнәк алырлык искиткеч хикәяң дөньяга ямь өстәсен, яшьләрне яшәүнең ямен табып яшәргә өйрәтсен иде! Бастырып чыгаручы Сөембикә сайтына да бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә.Сезнең ярдәмегездә әлеге хикәяне укучылар саны артып дөньяда мәрхәмәтлек артыр дип ышанып калам. Лилия Мурадова.Мәтрүшкә чәчәге
-
10 декабрь 2019 - 02:56Без имениБик дорес сузлэр. Ирлэргэ ышанырга ярамый беркайчандаЯзмышым сабак булсын...