Тәрәзә пәрдәләрен ничек юарга? 25 лайфхак

Пәрдәләр – теләсә кайсы йорт, фатир, бүлмәнең аерылгысыз бизәге. Бүген кибетләрдә пәрдәләрнең бихисап күп төрләре бар: классик, австрия, француз, роман, лондон, итальян, кисешкән, ком сәгате, япон һ.б. Әмма кайсы гына булмасын, аларның барысын да чистартып торырга кирәк. Бу эшне өй шартларында башкару өчен сезгә 25 файдалы киңәш тәкъдим итәбез. Чөнки структураларын бозмый гына пәрдәләргә яңа тормыш өрү өчен кайбер кагыйдәләрне белү мөһим.


1. Суга салганчы, иң беренче эш итеп, пәрдәләрне яхшылап кагырга кирәк (моның өчен урам яки балконга чыксагыз яхшырак);


2. Юар алдыннан, пәрдәләрне, һичшиксез, чиста яки порошоклы суга салып торырга кирәк (кайвакытта суны ике яисә хәтта өчәр тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин, бу пәрдәләрнең ни дәрәҗәдә пычрануыннан тора);


3. Кер юу порошогы кабындагы рекомендация матурлык өчен язылмаган – эшне башлар алдыннан аны укып, чистарту чарасын дөрес кулланырга кирәк;


4. Юар алдыннан тукыманың этикеткасын укырга онытмагыз. Җитештерүче дә файдалы мәгълүмат тәкъдим итә;


5. Пәрдәләрне башка киемнәр белән бергә юарга ярамый (һәм хәтта төрле тукымадан булган пәрдәләрне дә бергә салып юарга ярамый);


6. Юып бетергәч, пәрдәләрне яхшылап чайкау мөһим. Югыйсә кояш нурлары астында порошок калдыклары, тукыма белән реакциягә кереп, ямьсез таплар барлыкка китерәчәк. Автомат машина белән юганда, өстәмә чайкау режимын кулланырга мөмкин;


7. Юып бетергәч, пәрдәне кул белән җиңелчә генә сыгарга, суның агып беткәнен көтәргә;


8. Ясалма яки кушылма (табигый һәм синтетик сүсләрне кушып ясалган) тукымалардан торган, блэкаут дип аталучы һәм мамык пәрдәләрне кер юу машинасында юарга да ярый;


9. Юар алдыннан тапларны аерым чистартырга кирәк. Моның өчен һәр тукыманың үз чарасы бар. Автомат машинада юарга ярамый торган пәрдәләрне башта тузан суырткыч белән чистартып карарга мөмкин. Щетка яки өс киеменнән тузан җыя торган валикны кулланырга да ярый;


10. Майлы таплар белән көрәштә чистарту сыекчасы  салынган җылы су ярдәмгә килер. Поролон губканы башта порошоклы суда юешләтеп тапка сыларга, аннары чиста суга манып, күбекләрне юып төшерергә кирәк. Ахырдан юеш тапны фен белән киптерергә. Әгәр дә киптергәннән соң тукыма бераз үз формасын югалтса, шул җирне  пар белән үтүкләргә;


11. Кер юу машинасының барабанына суны яртылаш кына тутырсагыз яхшырак. Бу юу процессын хасиятлерәк, ә чайкау һәм сыгуны җиңелрәк башкарырга мөмкинлек бирәчәк;


12.  Пәрдәләрне таратып, кояш нурлары туры төшмәгән җирдә киптерү отышлы;


13.  Каты ламбрекеннарны юарга ярамый! Аларны тузан суырткыч ярдәмендә чистарту – кыска вакытка булса да, ярап тора. Ул да ярдәм итмәсә, парлау функциясе булган үтүк ярдәмгә килер;


14.  Сүз уңаеннан, парчаларны да юарга киңәш ителми;


15.  Рулонлы пәрдәләр дә сусыз, коры чистартуга гына мохтаҗ;


16.  Кәрнизләрне дә сөртеп, чистартып тору мөһим;


17.  Җеп формасындагы пәрдәләрне машинага салып юганчы, тар тасма белән бәйләргә яисә үрергә кирәк (мондый пәрдәләрне нәзакәтле (деликатный) режимда юалар);


18.  Тафта, органза, ефәк һәм атлас пәрдәләрне башта салкын суда чылатып, тузаныннан арындырырга кирәк. Суны берничә тапкыр алыштырырга да туры килергә мөмкин. Машинада юып, юка тукыманы бозам дип курыксагыз, 30 градустан та кайнар булмаган суда кул белән юыгыз. Машинагызда нәзакәтле режим булса, автомат сыгу функциясен сүндереп, анда юсагыз да була;


19.  Киҗе-мамык тюль тора-бара саргайса, аны башта 1 аш кашыгы нашатырь һәм 2 аш кашыгы 3 процентлы водород перекисе кушылган кайнар суда чылатырга кирәк. Шуннан соң чиста суда чайкап алып, элеп кую җитә. Шулай ук юганчы тозлы суда тотсагыз да, тюльләрнең аклыгы кайтыр (бер литр суга 1 аш кашыгы тоз);


20.  Нәфис ефәк пәрдәләрне кул белән юсагыз яхшырак. Каты басып яки ышкып юарга ярамый. Киптергәндә дә тигез кояшсыз җиргә куеп киптерергә кирәк;


21.  Атлас пәрдәләрнең төсен яңарту өчен, юганнан соң аш серкәсе салынган суда чайкарга кирәк;


22.  Бәрхет пәрдәләрнең башта йомшак щетка белән тузанын чистартырга, аннары бензинда чылатылган чүпрәк белән сөртергә кирәк. Кипкәннән соң кабат йомшак щетка, аннары бензин урынына шәраб спиртында чылатырган чүпрәк белән сөртсәгез – пәрдәләрегез күзгә күренеп чистарыр. Бәрхетне сул ягы белән, 30 градус җылы суда юалар. Тукыманы ышкырга, бөкләп сыгарга ярамый.


23.  Аш бүлмәсендәге пәрдәләр, гадәттә, киҗе-мамык яки синтетик тукымадан була. Тиз һәм җиңел юылсыннар өчен, аларны төнгә тозлы салкын суда чылатып калдырырга, ә юганда порошокка тоз кушарга мөмкин. Ситсы пәрдәләрне тозлы салкын суда юып, аш серкәсе кушылган суда чайкарга кирәк. Мамык пәрдәне юганда, төгәл этикеткасында күрсәтелгән режим һәм температурада юу мөһим;


24.  Ак төстәге пәрдәләрне дә башта кагырга, аннары тозлы суда чылатып куярга кирәк. Нәзакәтле режимда юганда, машинага кислородлы отбеливатель кушсагыз да пәрдәләр күзгә күренеп агарыр;


25.  Тагын бер кечкенә сер: көпчәкле кечкенә ыргакларга эләктерелә торган пәрдәләрне, куллар-муеннар оеганчы, түбәгә менеп ычкындырырга кирәкми, аларны шул ыргакчыклар белән дә юарга мөмкин.
Әгәр дә пәрдәләр бик нык пычранган яисә аларны юарга үзегезнең вакытыгыз юк икән, аларны химчисткага бирегез. Чиста пәрдә һәм сыйфатлы нәтиҗә өчен бу иң кулай юл.


Катлаулы конструкциядән торган пәрдәләрне тәрәзәләрдән салдырып тору да кирәкми. Андыйлар өчен хәзер заманча клининг оешмалар хезмәте бар. Бу гобеленнан һәм башка тыгыз материалдан ясалган гардиннарга кагыла.

фото: https://pixabay.com/
чыганак: http://intertat.ru/tt/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • «Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
    7165
    7
    65
  • «Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
    4462
    0
    43
  • Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
    2937
    4
    36
  • Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
    9613
    6
    35
  • Гомер бер генә килә  Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара.  Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
    4781
    0
    35
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 декабрь 2022 - 21:27
    Без имени
    Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 21:15
    Без имени
    Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
    Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
  • 1 декабрь 2022 - 16:39
    Без имени
    Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
    Иремнең туганнары...
  • 1 декабрь 2022 - 10:43
    Без имени
    Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
    «Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
  • 1 декабрь 2022 - 09:35
    Без имени
    Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
    Тау артында таулар бар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда