Сез кем? Сапиосексуал түгелме?

Сапиосексуаллар партнердагы интеллектны кешедәге иң кызыклы, башкаларны иң җәлеп иткән сыйфат дип саныйлар. Технологик прогресс вакытында бу феномен бик популяр булган, хәзер, технологияләр зур тизлек белән үскән чорда да, кешенең акылы, аның фикерләү сәләте белән соклану беренче урында тора.
«Сапиосексуал»лар турында соңгы вакытта еш сөйли башлауларының бер сәбәбе – кино һәм сериалларда югары интеллектлы геройларны күп күрсәтүләре белән дә бәйледер. Шерлок Холмсны гына искә төшерик: белеме, тапкыр сүзләре, тирә-юньдәгеләр турында әйткән фикерләре белән ул безне үзенә гашыйк итте ләбаса!
Социаль челтәрләр бүген яшьләр өчен аралашуның төп чарасына әйләнде. Анда язылган сүзләр – текст хәзер яңа бер кыйммәткә ия. Таныш кызларым арасында, ким дигәндә бишесе, әңгәмәдәшенең хата белән язганын күрсәләр, борын җыералар һәм ул кешене шунда ук «дуслар» арасыннан алып атарга ашыгалар.
Ә хәзер түбәндә тәкъдим ителгән берничә сорауга җавап биреп карагыз әле.
1. Акылсыз, аңгыра кешеләр сезнең ачуны китерәме?
2. Партнерыгызның аралашкан вакытта ялгышлар җибәрүе чыгырдан чыгарамы? Аның һәрвакыт дөрес сөйләве, сәясәт, бизнес, әдәбият, тарих белән бәйле сорауларда «судагы балык кебек йөзүе» сезнең өчен бик мөһимме?
3. Сөйләгәндә теле телгә йокмаган, әйтергә теләгән фикерен эзлекле, аңлаешлы, үтемле итеп җиткергән кешене тыңлап кына торасыгыз киләме?
4. Егетегез (кызыгыз) белән сез күбрәк көнкүреш мәсьәләләре түгел, ә югары интеллектуаль проблемалар хакында бәхәсләшәсезме?
5. Хыялыгызда йөргән ир-атны интеллектуальлар күбрәк булган җирдән – тренинглар, китапханәләр, галереялардан эзлисезме?
6. Сез җор, үткен сүзләр табып, әңгәмәдәшегезне шаярта аласыз һәм үзегез дә аның сүзгә тапкыр булуын көтәсезме?
Әгәр бу сорауларның күбесенә «әйе» дип җавап биргәнсез икән, димәк, сез, мөгаен, «сапиосексуал»дер. Юк, юк, борчылмагыз, бу куркыныч диагноз түгел, җенси ориентациягез турында да сөйләми. Алдарак әйткәнемчә, сүз заман җилләре китереп чыгарган яңа термин турында гына бара.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.