"Кәҗәм!": артистлар хәләл җефетләренә ничек эндәшә?

 

Артистлар, бигрәк тә парлы җырчылар, сәхнәдә еш кына бер-берсенә матур сүзләр әйтә, үзара ихтирамлы, игътибарлы булуын күрсәтә. Нәтиҗәдә җырчылар гаиләдә матур сүзләр генә әйтешеп, гөрләшеп яши икән, дигән фикер барлыкка килә. Чынлыкта артистлар тормыш иптәшенә кем дип дәшә һәм ачулы вакытта ничек эндәшә икән?

 

 

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов: Безнең бер-беребезгә исем белән дәшкән юк. Илдар миңа "бәбәем", мин аңа "җаным" дибез. Ачуланышканда да шулай эндәшәбез. Ачуны озак сакламыйбыз. Әгәр дә исем белән эндәшкәнбез икән, димәк, хәлләр мөшкел. Андый чаклар бергә тормыш итү дәверендә бер-ике тапкыр гына булгандыр.

 

Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем: Бер-беребезгә һәрвакыт "матурым" дип эндәшәбез. Гүзәлем миңа кайвакыт "хуҗам" ди. Никахта мулла Гүзәлемгә: "Моңа кадәр сиңа әтиең хуҗа иде, хәзер синең хуҗаң - Салават", - диде. Гүзәлем бу сүзне туры мәгънәдә аңлаган, күрәсең. "Хуҗам" диюве миңа бик ошый инде.

 

Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ: Илназ миңа "Гузик" ди, мин аңа "әтисе" дим. Кайвакыт "җаным" дип әйтәбез. Ачу килгәндә, сөйләшмичә торабыз.

 

Чәчкә: Ирек миңа "матурымочка" дип дәшә, мин аңа исеме белән эндәшәм. Ачу чыкканда, бер-беребез белән сөйләшмәскә тырышабыз. Шуңа күрә начар, ямьсез сүзләр әйтешмибез.


 

Иркә: Тормыш иптәшем миңа кайвакыт "матурым", кайвакыт "вулканым" ди. Ә мин кәефкә карап, төрлечә эндәшәм. Ачу килгәндә, исеме белән Артур дим. Телефонымда ул "тәмнушкә" дип язылган.

 

 

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар: Көндәлектә дә, ачуланышканда да бер-беребезгә исем белән эндәшәбез. Мин генә ачуым килгәндә: "Сез бу эшне эшләмәссезме?" - дип әйтә алам. Ә ул: "Ярар, Динә, хәзер эшлибез!" - дигән була.

 

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар: "Җаныкаем", "әтисе", "әнисе", "бәгърем" дип эндәшәбез. Ачу килсә, шул ук сүзләр ачу белән әйтелә. Кайвакыт сүгенү сүзләре дә китә. Нишлисең инде, шунсыз булмый, дөньясы шундый!

 

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: Бер-беребезгә "матурым" дип әйтәбез. Минем хәтта Азатка багышлап язылган "Матуркаем-матурым" дигән җырым да бар. Азат кайвакыт "җимеш" дип тә әйтә. Ачу килгәндә, исем белән эндәшәбез.

 

 

Хәния Фәрхи: Яратып эндәшкәндә дә, ачуланганда да "бәгърем" дим. Интонация гына үзгәрә!

 

Алинә Даутова: "Матурым", "җимешем" дибез. Ачуланышкан вакытлар бөтен кешедә дә буладыр инде ул. Андый чакта эндәшмибез, 5 минуттан соң бер-беребез янына килеп, көлешәбез дә кочаклашып дуслашабыз.

 

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов: Бер-беребезгә төрлечә эндәшәбез: "зайка", "Зуфрик" һ.б. Мин күбесенчә "әтисе" дим, Зөфәр мулла кушкан исемем белән "Зәйнәб" яисә "әнисе" ди. Аңа кушылып балалар да кечкенәдән "әнисе" дип эндәшәләр. Ачуланышканыбыз юк, гел тату яшибез, Аллага шөкер!

 

Равил Галиев: Мин җәмәгатемне яратып, һәрвакыт "мамочка" диеп дәшәм. Ә ачуым килсә, исеме белән "Ландыш" диям. Минем авыздан үз исемен ишетү аны шунда ук шөбхәгә сала. Ә ул миңа "Равил" ди, тик үзенчә, матур итеп. Ачуы килсә, "нәрсә, бәгърем?" ди.

 

Чулпан Йосыпова: Ирем белән матур итеп "җаным" дип эндәшәбез. Ачу килгәндә, исем белән генә әйтәбез.

 

Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов: Безнең исем белән эндәшкәнебез юк. "Матурым" дип кенә сөйләшәбез. Ачу чыкканда, мин "Кирамутдинов" дип әйтәм. Ә Руслан ачуы чыкса да, "матурым" ди.

 

Рәсим Низамов: Тормыш иптәшем Энҗе белән "әтисе", "әнисе" дип эндәшәбез. Ачу чыкканда, бөтенләй эндәшмим. Ачу басылгач кына сөйләшәм.

 

 

Эльмира Сөләйманова: Мин иремә "пап" диям, ул миңа "дорогая" ди. Ачу чыкканда, сөйләшмичә торабыз.

 

Гөлнара Габидуллина: Иремә "Тәүфигым" дим. Ачу чыкканда, "Тәүфикъ!" дим. Мин үзем тыныч кеше, ләкин ачуым чыкса, керпе шикелле булам. Ирем миңа "Гөлнарушка", кайвакыт "песи" ди.

 

 

Лилия Гыйматдинова: Бер-беребезгә "матурым", "җаныем" дип эндәшәбез. Ачу чыкса, төрле җәнлекләр атап ачуланам, мәсәлән, кәҗә. Ә аның миңа ачуы чыкса, эндәшми дә, сөйләшми дә.

 

Гүзәлия: Исем белән эндәшәбез. Ирем миңа "радость моя" ди. Ачу килгәндә, "муж" дим.

 

Люция Мусина һәм Рөстәм Закиров: Рөстәм миңа "карчык" дип эндәшә, ачулы вакытында "сеңлем" ди. Мин Рөстәмгә "матурым" дип эндәшәм. Ачуым чыкканда гомумән дәшмим.

 

Гөлназ Сираева: Гадәттә, "матурым" диеп эндәшәбез. Без үзара татарча сөйләшәбез. Ләкин ачу чыкканда, рус телендә ачуланам. Татар теле - йомшак, ягымлы, аны ачулануга әрәм итәсе килми, татарча ачуланыша белмим. Ә тормыш иптәшемнең ачуы чыкса, мин шундук "Сираева"га әйләнәм, миңа фамилия белән дәшә башлый.

 

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: Исемнәр белән эндәшәбез, кайвакыт "матурым" дибез. Ачу чыкканда әйтелә торган сүзләрне язмавың хәерлерәк...

 

Лилия Муллагалиева: Илсур миңа "Лиль" ди, мин аңа "Илсур" дим. Ачуланышканда да шулай. Телефонымда "Илсурик" дип язылган.

 

Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев: Бер-беребезгә "матурым" дип эндәшәбез. Минем беркайчан да Фәриткә ачуым килми,ул минем ачуымны китерми. Аның да миңа ачуланганы юк, һәрхәлдә сизелми.

 

 

Раяз Фасыйхов: Тормыш иптәшемә төрле сүзләр эләгә инде: әйбәте дә, начары да. Миңа бер мәзәк ошый: "Берәүләр талаша, ди. Хатыны иренә "ишәк", ире хатынына "сыер" ди икән. Шулай бер-берсенә берничә тапкыр кычкыралар, ди. Балалары түзмәгән дә, килеп сораган: "Әти, син - ишәк, әни - сыер! Мин кем булып чыгам соң инде?" Шулай итеп, тормышта гел "матурым", "җаным" дип кенә яшәп булмыйдыр ул. Ләкин шунысын беләм: никадәр каты талашсаң, аннары дуслашуы рәхәтрәк!

 

Лилия Хәйруллина: Иремә һәрвакыт исем белән эндәшәм. Ә ул миңа еш кына "пупс" ди.

 

Айрат Ильясов һәм Ләйсән Сөнәгәтова: Безнең бер-беребезгә әллә нинди сүзләр әйткән юк. Смс язганда, Айрат миңа "маманя", мин аңа "папаня" дип язабыз. Ачу килсә, "Ильясов" дим, яки бөтенләй дәшмим.

 

 

Әсхәт Дөбер-Шатр: Мин тормыш иптәшемә "куяным", ул миңа "җаным" ди. Ачу килгәндә, сөйләшмәү, эндәшмәү ягын карыйбыз.

 

 

ИлГәрәй: 7 ел бергә яшәү дәверендә бер-беребезгә "матурым", "җимешем" дип кенә эндәштек һәм эндәшәчәкбез, Алла теләсә. Шушылай эндәшеп, хәтта тормыш иптәшемнең исемен дә оныта язганмын. Бервакыт бик озак уйлап торгач кына искә төште. Бу хәлдән соң хатыннан бераз эләкте дә әле. "7 ел яшәп, исемемне исеңдә калдыра алмадыңмени?" - диде...

 

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: Илсур миңа "җаным", яратып "матурым" дип тә әйтә. Мин дә шулай дим. Ачуланышканда, гадәттә, эндәшмисең, җавап бирми торасың бит. Шул чакта: "Син мине ишетәсеңме, юкмы?" - ди. Ләкин бу үпкәләшү озакка бармый, көлешәбез дә дуслашабыз. Исем белән эндәшкәнебез юк.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
    7970
    1
    109
  • Хәшәрәт – Әни, без Фәридә белән өйләнешергә булдык. Син каршы түгелсең бит, әйеме? Зөлфия, улының бу хәбәренә күптән әзер булса да, каушап калды. Бу минутта теленнән нинди генә сүз төшсә дә, ничектер урынсыз, ялгыш булыр кебек тоелды.
    6556
    1
    101
  • Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
    5114
    4
    76
  • Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
    4285
    6
    47
  • Карындашым – көндәшем  Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт. 
    7551
    1
    45
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 1 март 2021 - 23:59
    Без имени
    Шаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. Ан
    Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
  • 1 март 2021 - 21:30
    Без имени
    Эзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.
    Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
  • 1 март 2021 - 15:22
    Без имени
    Сәер кыз
    Бар да башкача булыр иде-3
  • 1 март 2021 - 16:18
    Без имени
    бер хыянэт иткэн - туктамый ул. Узегезне алдамагыз.
    Кайтуың белән... 
  • 1 март 2021 - 17:44
    Без имени
    Сез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.
    Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
Реклама
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...