Логотип
Белмәсәң бел

Психологик яшегезне беләсезме?

Паспортны ачып карамыйча һәм туган елыгызны искә алмыйча гына әйтә аласызмы – сезгә ничә яшь? Психологик яшь турында сүз бара, әлбәттә. Менә бу тестны чишсәгез, психологик яшегезне белә алырсыз.

Паспортны ачып карамыйча һәм туган елыгызны искә алмыйча гына әйтә
аласызмы – сезгә ничә яшь? Психологик яшь турында сүз бара, әлбәттә.
Менә бу тестны чишсәгез, психологик яшегезне белә алырсыз.
Әгәр җөмлә белән тулысынча ризалашсагыз, 4 балл куегыз.
Өлешчә ризалашсагыз – 3 балл.
«Мин моның белән риза түгел бугай» дип уйласагыз – 2 балл.
Бөтенләй дә риза булмасагыз – 1 балл.
1. Минем юмор хисем бик яхшы.
2. Минем интуициям әйбәт.
3. Яхшы киләчәккә өметләнәм.
4. Кешеләргә минем белән аралашу ошый.
5. Мин үземә охшамаган, минем фикерләремне кабул итмәгән кешеләр
белән дә уртак тел таба алам.
6. Мин балаларны яратам.
7. Мин төрле четерекле мәсьәләләр хәл итәргә яратам.
8. Нинди дә булса эшкә алынганчы, аны җиңелрәк итеп башкару
юлларын эзлим.
9. Мине төрле вакыйгаларның сәбәпләре кызыксындыра.
10. Төп эшемнән кала минем бик күп кызыксынуларым бар.
11. Һәр үзгәрешне яхшыга юрыйм.
12. Минем эшем кешеләргә файда китерә.
13. Мин хыялланырга яратам.
14. Яраткан музыкамны тыңлагач, кәефем күтәрелә.
15. Яңа идеяләрне кызыксынып өйрәнәм.
16. Каршылыклар белән очрашсам да, гадәттә, бирешмим.
17. Кызык мәзәк ишетсәм, рәхәтләнеп көләм.
18. Иң эчкерсез уйларымны сөйли торган бер (кимендә) якын кешем бар.
19. Физик активлык миңа рәхәтлек бирә.
20. Яңа кешеләр белән танышырга яратам.
21. Үзем белмәгән берәр нәрсәгә өйрәнәсем килә.
22. Мин һәрвакыт матур күренергә тырышам һәм бу минем килеп тә чыга
шикелле.
23. Вак-төяк борчуларны зурга җибәрергә яратмыйм.
24. Миңа хәзер үзем яши торган заман ошый.
25. Сәләтләремне күрсәтергә киләчәктә мөмкинлек булыр әле дип
уйлыйм.
Ә хәзер балларны санагыз.
✔75 баллдан күбрәк җыйсагыз, димәк, сезнең энергиягез ташып тора.
Сез аралашырга яратасыз, якты киләчәккә ышанасыз, кешеләргә дә яхшылык кына телисез. Димәк, сезгә картаерга иртә әле. Психологик
яшегезне 18дән дә артык дип булмый.
✔ 50-75 балл
Тормыш мәшәкатьләре һәм стресслар вак-төяк нәрсәләргә дә шатлану
гадәтен читкә этәргән, аның урынына җитдилек һәм җаваплылык килгән.
Сезнең психологик халәтегез «уртача» яшьтә. Картаймас өчен оптимистик
уйлар уйлагыз, яхшыны күрергә тырышыгыз.
✔ 50 баллдан кимрәк
Сезнең кебек кешеләр турында «күпне күргән» диләр. Күпне күрү сезне
олыгайткан. Тик бу олыгаюга иртәрәк түгелме соң әле? Әле тагын күпме
әйбер күрергә, эшләп карарга, кичерергә мөмкин бит!

фото: http://www.pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар