​Кыргый үләннәр белән агуланмас өчен...

Соңгы вакытта Татарстанда кыргый үсемлекләр белән агуланучылар саны кискен генә арта башлаган. Шуңа күрә республиканың Роспотребнадзор идарәсе халыкны, бигрәк тә ата-аналарны игътибарлы булырга чакыра.

Җаваплы идарәчелек китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда республикада барлыгы 8 шундый очрак теркәлгән. Әлеге гадәттән тыш хәлләрнең өчесе – Казанда,  тагын өчесе – Чаллыда килеп чыккан. Апас һәм Буада исә берешәр очрак теркәлгән. Агуланучыларның икесе – балалар.

Балагызны саклагыз

Калган очракларга килгәндә, араларында икътисади яктан актив халык белән беррәттән пенсионерлар да бар. Бактың исә, барлык агулануларның 25 проценты үз-үзеңне дәвалау нәтиҗәсендә килеп чыккан икән. Халык дару үсемлекләре белән дәваланам дип үз сәламәтлегенә тагын да зуррак зыян салган. Кагыйдә буларак, быелгы очраклар канлы үлән (чистотел) һәм кастор маен куллану белән бәйле.

Агулануларның тагын 50 проценты исерү максатыннан чемерица үсемлеген куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Агулы үсемлек корбанына әверелүчеләрнең тагын 25 проценты ялгыш үләннәр файдалану нәтиҗәсендә агуланган.  Балаларга килгәндә исә, бу – 9 айлык һәм 6 яшьлек нәниләр. Алар билгеле булмаган үлән ашаган дип фаразланыла.

Шуңа күрә Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе халыкны, бигрәк тә ата-аналарны игътибарлы булырга чакыра. Балаларның кыргый үсемлекләр белән агулануы нәкъ менә ата-аналарның игътибары җитеп бетмәү нәтиҗәсендә килеп чыга ди.

Күбрәк ирләр агулана

- Табигатьтә балаларны караучысыз калдыру катгый тыела. Кыргый үләннәр белән дәваланырга тырышу да файда урынына фаҗига китереп чыгарырга мөмкин. Кыргый үләннәрдән эшләнгән дару препаратларын тиешле күләмдә генә кулланырга кирәк, - дип белдерәләр Роспотребнадзор идарәсендә.

Шунысын да билгеләп үтәбез: 2014 елда Татарстанда кыргый үләннәр белән агулануның 31 очрагы теркәлгән булган. Кагыйдә буларак, бу - кастор үләне (клещевина), бакра (кукольник), тилебәрән (белена), миңгерәткеч (дурман), бөтнек мае (мята), аконит төнәтмәсе, рицин орлыклары. Агуланучыларга килгәндә исә, аларның 80,7 проценты – ирләр булса, 19,3 проценты – хатын-кызлар. Араларында балалар һәм яшүсмерләр дә бар.

фото: https://pixabay.com

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/45588-kyirgyiy-%D2%AFl%D3%99nn%D3%99r-bel%D3%99n-agulanmas-%D3%A9chen.html

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7494
    0
    48
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    2067
    2
    27
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3406
    1
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4334
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6172
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 сентябрь 2023 - 07:55
    Без имени
    Бухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторга
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 09:09
    Без имени
    Безнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥
    Җиңги
  • 24 сентябрь 2023 - 17:38
    Без имени
    Никах ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугел
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 23 сентябрь 2023 - 08:21
    Без имени
    Үзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 22 сентябрь 2023 - 10:57
    Без имени
    Искиткеч әйбәт,гыйбрәтле әсәр.Рәхмәт.
    Әни онытыламыни?!
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»