Логотип
Уңыш серләре

Карьера ясыйсың киләме?(2)

Башкалардан чак кына артыграк эшләгез...

 
Башкалардан чак кына артыграк эшләгез
Эшегез никадәр генә күп булса да, һәр көн аңа үзегездән башкаларга караганда күбрәк өлеш кертергә тырышыгыз. Бер отчетыгыз артыграк булсын шунда, тагын бер заказчыга шалтыратып алыгыз, өстәмә сораулар бирегез. Бүген җиңүчеләр белән җиңелүчеләр арасындагы чикләр бик нәзек. Бераз гына тырышлык – һәм сез алга чыгачаксыз. Коллегаларыгызга игътибар итегез әле, кем аеруча үҗәтлек белән эшли, шул карьера баскычларыннан югарырак күтәрелергә омтыла. Алар – көндәшләрегез.
 
Хамелеон булыгыз
Еш кына уңышка ирешер өчен хамелеон булырга да туры килә. Оят, намусны оныт дигән сүз түгел бу, бары максатыңа ирешү юлларын таба белергә кирәк. Кайчак бу сезнең теләкләр белән туры да килмәс, үзегезне уңайсыз хәлдә калгандай хис итәрсез. Ләкин җиңүгә юлны барыбер табарга кирәк. Үзегезне беренче итәрлек көч тапмасагыз, югарыга үрмәли алмыйсыз. Тирә-юньдә теләге һәм үҗәтлеге ташып торган көндәшләрегез бик күп!
 
Табигыйлек балкысын!
Бизнеста сез һәрчак сатучы ролендә: заказчылар да, компаниягездәге хезмәткәрләр дә сатып алучыларыгыз кебек. Иртән өйдән чыкканда, ягымлыгыгызны йөзегезгә чыгарырга онытмагыз! Шат күңелле, бәхетле күренегез, елмаегыз, кызыклы әңгәмәдәш булыгыз, башкаларга булышыгыз. Үз товарын ничек тә сатып җибәрергә тырышкан икейөзле сәүдәгәр битлеге кияргә кирәк дигән сүз түгел бу. Гади һәм табигый, ихлас һәм күркәм булыгыз.
 
Әйбәт начальникны эзләгез
Компаниягездәге җитәкчеләрне күздән кичерегез дә, күңелегезгә хуш килгән начальник кул астында эшләргә тырышыгыз. Мәктәп укытучыларыгызны искә төшерегез. Кайсысы белемне яхшырак бирде? Теләсә кайсы корпорациядә дә шул ук хәл. Әйбәт җитәче янында эшләгәндә үзеңне һәрчак ышанычлы, актив итеп тоясың. Чөнки аның эшне оештыруы ук позитивка корылган. Ул тулы ирек бирә, кирәк сакта кычкырырга да мөмкин! Аңа сорау белән теләсә кайчан мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннан шалтыратып та! Ул гаиләңне, тормышыңны кайгыртырга булыша. Кирәк икән, ярдәмгә үзе килеп җитә. Андый җитәкче өчен тауларга күчерергә дә әзер буласың. Әйбәт начальникны табу кыен. Сайлап алу мөмкинлеге булса, яхшырагын сайлагыз.
 
Җитәкчегезгә хөрмәт белән карагыз
Җитәкче ул – сезнең доходларның чыганагы, аңа хөрмәт белән карарга, аңа булышырга тиешсез.
 
Хөрмәтегез ялагайлануга кайтып калмасын, ихлас булсын. Хөрмәт итмәү бунт булып күренәчәк. Сез үзегез бунтарьларны эшкә алыр идегезме, аларны үстерер идегезме? Юктыр дип уйлыйм. Юкса ярты эш көнегез үз-үзен белештерми торган хезмәткәрне күз уңында тотып үтәр. Шунысын да онытмагыз: җитәкче барыбер җиңә, ә бунтарь хезмәткәр эштән китәргә мәҗбүр була.
 
Карьерада күп нәрсә җитәкчедән тора
Югарыдагылар белән мөнәсәбәттә һәрчак үзегезне тыныч һәм аз сүзле итеп күрсәтегез. Җитәкчегездән бернәрсәне дә яшереп калмагыз. Босслар сюрпризлар яратмый. Җитәкчегез белән ачык булсагыз, ул да сезгә карата шундый мөнәсәбәт саклар. Карьера үсешендә иң үтемле юл – җитәкчеңнең югарыга күтәрелүенә булышу. Аны һәрьяклап яхшы яктан күрсәтергә тырышыгыз. Карьерагызда иң хәлиткеч рольне уйнаучы кеше – ул сезнең җитәкче! Шуны онытмагыз!
 
Җитәкче һәрчак хаклы
Җитәкче белән көрәшеп, карьерагызны юкка чыгармагыз. Бу көрәштә җиңүгә бернинди өмет тә юк. Теләсә нәрсә турында бәхәсләшә аласыз, ләкин ул талаш-кычкырышка гына әйләнеп китмәсен. Бер чиген узсагыз – артка инде юл булмаячак. Хаклымы сез, хаксызмы – мөһим түгел. Сезнең турыда, үзен кулда тота белми торган тәрбиясез кеше, дигән репутация урнаша. Кайнар эмоцияләр, кешегә ачу чыгарулар компанияләрдә табу санала. Үзегезне кулда тота белмәсәгез – карьерагыз юкка чыкты дип исәпләгез! Компромиссларга өйрәнегез, босс карарларына җайлаша белегез. Җитәкчегезнең «эмоциональ сыгылмалылыгын» да өйрәнегез. Гадирәк итеп әйткәндә, кычкырып җибәрмичә, сезне тыңларга түземлеге күпкә җитәрме аның?

фото: https://pixabay.com

Теги: карьера

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар