«Үземә үзем дизайнер»

«Мода үзгәрә, стиль кала». Габриэль Шанельнең инде канатлы сүзгә әйләнгән бу гыйбарәсен без үзебезгә шигарь итеп алырга тиеш. Дөреслектә, мода артыннан куа-куа, үз йөзеңне югалту куркынычы да бар – анысын да онытырга ярамый.
«Сөембикә» журналы 2009 елдан бирле дизайнерларның халыкара «Internacional fashion» милли кием конкурсын оештыручыларның берсе булып тора.
Шушы вакыт эчендә без бер нәрсәгә инандык: талантлар бик күп. Нәкъ менә шуның өчен дә үз абунәчеләребез арасында конкурс игълан итәргә булдык.
Беркайчан да модадан чыкмый торган киемнәргә игътибар юнәлтү, андый кием-салымны үзебезгә уйлап табу сәгате сукты.
Республикабызда да, республикабыздан читтә яшәүчеләр арасында да тумыштан талантлы һәм сәләтле кешеләребез бар. Максатыбыз – аларны эзләп табу һәм укучыларыбызга таныту.
Сез алтын куллы, зирәк зиһенле, бик тырыш, уңган, әмма бик тә тыйнакмы? Шулай булса, бу бәйге нәкъ менә сезнең өчен. Сездән фәкать аз гына кыюлык һәм җитезлек сорала. Ә инде сезнең иҗат эшегез конкурста катнашсын һәм лаеклы бәяләнсен өчен «Сөембикә» журналы кулыннан килгәннең барысын да эшләр.
Конкурсның шартнамәсе
«Сөембикә» журналы абунәчеләре арасында узучы
«Үземә үзем дизайнер» конкурсының
Шартнамәсе
Оештыручысы: «Сөембикә» журналы
Конкурсның үзенчәлекле иганәчеләре:
«Алмаз-Холдинг» ҖЧҖ, «Алмаз» ювелир заводы
Хокукый документ: Конкурсның шартнамәсе
Таләпләр:
Конкурста катнашуыгыз турында гариза җибәргәндә, хатыгызга 2015 елның икенче яртысы өчен «Сөембикә» журналына язылуыгызны раслаган квитанцияне дә салырга онытмагыз.
Конкурска үзегез теккән әзер киемнең фотосы һәм эш барышын тасвирлаган фотолар кабул ителә. Алар моңарчы бер җирдә дә басылмаган булырга тиешләр.
Аларны түбәндәге адреска җибәрегез:
420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт.
e-mail: ssuum@yandex.ru (дизайнерлар конкурсына дип тамгалагыз)
Конкурсның максатлары һәм бурычлары:
Максаты: иҗади багланышлар булдыру һәм ныгыту. Осталыкны һәм иҗатны чарлау өчен, тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу.
Милли мәдәният белән кызыксыну уяту. Мода индустриясе белән мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең көчләрен берләштерү.
Конкурсның бурычы:
өс һәм баш киемнәренә булган мода агымнарына кушылу, яшь буында зәвык тәрбияләү.
«Сөембикә» журналының абунәчеләре санын арттыру.
Конкурсның финалында җиңү яулаучылар спонсорлар һәм партнерларның истәлекле бүләкләре белән бүләкләнәчәк. Иң матур дип табылган өс һәм баш киеме үрнәге, бизәнү әйберсе журналда басылачак.
Конкурсның жюрие: Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының танылган дизайнерлары.
Катнашучылар: «Сөембикә» журналы абунәчеләре.
Конкурсны үткәрү вакыты:
Конкурс 2015 елның маеннан шул ук елның ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк.
Конкурска йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү 2015 елның декабрендә башкарылыр дип көтелә.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
26 май 2022 - 15:03Без имениДингэ беренче куп урлаган, карак, гонахсы зур булган кеше килэ. Улэр вакыты житкэч, исенэ тешэ, курка башлый, жавап бирэсе булса, нэрсэ дип, жавап бирермен, дип ,курка.Дингә кеше кайчан күбрәк килә?
-
25 май 2022 - 22:40Без имениСез гел балалар дип яшәгәнсез, инде үзегез өчен яшәргә вакыт. Аларның үз тормышы, вакыт узгач алар сезне аңлар дип ышанасы килә.Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.