Лалә үстергәндә еш җибәрелүче 5 хата

Яз көне купшы чәчәк аткан лаләләргә карап кайсыбыз гына хозурланмый. Күз җете төсләр тансыклаган мәлдә иң беренче булып алар чәчәк ата. Ел да шушы матурлыкка карап соклану өчен, биш әйбергә игътибар итегез.
Беренче хата: утырту вакытын дөрес билгеләмәү. Безнең җирлектә лаләләрне сентябрь уртасыннан октябрь башына кадәр утырталар. Бу вакытта җирнең җылыгы якынча 7-10 градус җылы була. Җир туңганчы суганчалар тамыр бикләп калдырырга, ләкин тишелеп чыкмаска тиеш. Тамыр җибәрер өчен аларга 3-4 атна вакыт кирәк.
Икенче хата: артык эре суганчалар утырту. Иң яхшы утырту материалы – диаметры 3-4 см булганы. Суганчалар коры, авыр һәм тыгыз булырга тиеш. Күгәрек таплары булмасын. Көрән төстәге юка кабыгы булганы яхшырак. Әгәр дә көрән кабыгы калын икән, димәк, суганчаны соң казып алганнар. Аның тишелүе дә соңарак калачак.
Утыртыр алдыннан суганчаларны марганцовка эремәсендә зарарсызландырып алырга кирәк. Суганчаларны сыек марганцовка эремәсендә ярты сәгатьләп тоталар.
Өченче хата: утыртасы урынны дөрес сайламау. Лаләләр кояшлы һәм су җыелып тормый торган урында гына яхшы үсә. Туфрак ачы булса, лаләләр чәчәк атмый, моны да истә тотыгыз. Туфракның ачылыгын утын көле кушып киметергә мөмкин. Уңдырышлылык өчен, әлбәттә, черемә дә кертергә кирәк.
Дүртенче хата: артык тирән күмдерү. Ничек тирән күмдерү суганчаның зурлыгына бәйле. Эре суганчаларны 12-14 см тирәнлектә, вагракларны 6-8 см итеп күмәләр. Ничек кенә булса да, 15 см да тирәнрәк күмәргә ярамый – яз көне алар тишелмәячәк.
Бишенче хата: суганчаларны җиргә батырып кертү. Аларны җиргә батырырга түгел, казылган чокырчыкка куеп, туфрак белән күмәргә кирәк. Тычканнардан саклар өчен, туфрак белән күмгәнче, суганчаларга мул итеп кызыл борыч бөркергә дә онытмагыз.
фото: https://pixabay.com/ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.