Логотип
Бакча

Кыярлар үсмәсә, бу ашламаны сибегез

Быел күпләр кыяр үсми дип зарлана. Менә бу тылсымлы чараны кулланып карагыз әле, бик файдалы ул. 

Быел күпләр кыяр үсми дип зарлана. Менә бу тылсымлы чараны кулланып карагыз әле, бик файдалы ул. 

1 литрлы банкага 500 мг җылы су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 1 аш кашыгы шикәр комы салып, 2 сәгать күпертегез. 
Күпергәннән соң, аны 5 литр суга салып туглагыз. 
Юк әле, булмады, шушы ашламаны 1 литр алып, 10 литр су белән сыекларга кирәк. Менә хәзер булды. Чүпрәле ашламаны һәр төпкә ярты литр сибегез. 
Әлеге ашламаны кыярлар өчен генә түгел, кабак, карбыз-кавын, помидорлар өчен дә куллана аласыз. 
Чүпрә туфрактагы файдалы микроорганизмнарга уңай тәэсир  итә, үсемлекнең чирләргә каршы торуын яхшырта, аларга өстәмә микроэлементлар чыганагы булып хезмәт итә. 

фото: Food фото создан(а) KamranAydinov - ru.freepik.com

Теги: Бакча яшелчәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар