Логотип
Бакча

Көздән утырткан суганның плюслары

Суганны көздән дә утыртып калдырырга мөмкин. Яз көне эш болай да күп, суганны көздән утырсаң, бер эшең кимрәк була. Көздән вак суганны гына түгел, ә суганның орлыкларын да чәчәргә була. Ләкин бу эшнең үз үзенчәлекләре бар.

Суганны көздән утыртырга телисез икән, түтәлен, ким дигәндә, бер атна алдан әзерләп куярга кирәк. Туфрак утырсын, тигезләнсен өчен эшләнә бу. Туфрак тигезләнгәнче утыртсаң, суганнарның берсе астарак, берсе өстәрәк булачак, астагылары тишелми калачак, ә өстәгеләре өшергә мөмкин. 

Икенче мөһим әйбер: көздән бары тик бик вак суганны гына утырталар. Рус телендә «овсюшок» дип атала ул. Болар – диаметры 0,5–1 сантиметрдан да артмаган суганнар. Кышын аларны өйдә саклавы кыен, кибеп бетәчәк. Ә менә көздән җиргә утыртып калдырсаң, киләсе елга бик шәп уңыш бирәчәкләр. 

Ни өчен эрерәк суганнарны утыртырга ярамый, дип сорарсыз. Эре суганның көче күп була. Стресс булса, ә көздән утырткан суган стресс кичерми калмый, мондый суган чәчәк бөресе формалаштыра һәм баш җибәрә, ягъни өмәкләнә. 

Тагын бер мөһим момент: көздән утыртасы булсагыз, түтәлне бик тырышып әзерләгез. Безнең якта кар озак ята, туфрак тыгызлана. Язын мондый туфракка көрәк тә батыра алмыйсың.  Ә суган көпшәк, җиңел туфракларда гына яхшы үсә. Туфракны көпшәкләндерү өчен ком һәм черемә кертәләр. Туфракның әчелеген киметү өчен доломит оны, кирәкле элементлар белән баету өчен суперфосфат куллана аласыз. Суганы үсә торган түтәлгә чи тирес кертергә ярамый. 

Суганны бу сезонда бәрәңге, суган, сарымсак үскән түтәлгә утыртмыйлар. Ул кишер, кыяр, помидор, борычтан соң яхшы үсә. 

Әгәр көздән суганның орлыгын чәчеп калдырырга уйласагыз, бер-ике чиләк көпшәк туфрак яки яхшы таркалган черемә әзерләп куегыз. 

Көздән утыртыр өчен «Штутгартер ризен», «Ред барон», «Кармен», «Стурон», «Бессоновский местный» һәм «Стригуновский местный» дигән сортлар яхшы. 

Көздән суганны артык ашыгып утыртмыйлар, кыраулар төшеп, җирнең суынганын көтәләр. Туфракның температурасы 6 градус җылы булырга тиеш. Җир бераз гына туңып китсә дә зыян юк. Суган орлыгын исә аннан да соңрак чәчәләр. 

Утыртасы суганнарны зарарсызландырсаң әйбәт. Моның өчен «Фитоспорин» яисә куе алсу төстәге марганцовка эремәсе алына. Суганнарны 30 минут чамасы әлеге эремәдә тотып, киптерәләр, аннары утырталар. «Фитоспорин»да озаграк та тота аласыз. Боларның берсе дә булмаса, суганны тозлы су да әйбәт зарарсызландыра. 

Суганны яз көне утырткан кебек, туфракка батырмыйлар. Башта 5-6 см тирәнлегендәге буразналар сызалар. Түтәлдә буразналар арасын 15–20 см калдыралар. Бик тарайтырга кирәкми, яз көне туфракны йомшартып чыгарга кирәк, тар булса, моны эшләве кыен. Ә рәттәге суганнар арасы 5-6 см булсын. Әйе, бу яз көне утыртканга караганда куерак. Моның берничә сәбәбе бар: кышын кайбер суганнар өшергә, язын тишелмәскә мөмкин. Куе булып тишелеп чыксалар, яз көне аларны яшел кыякка алырга була. Шуңа күрә бераз запас белән утырталар.  

Суганнарны буразна төбенә тезеп чыккач, туфрак белән күмдерәләр һәм өстен бераз тыгызлыйлар. Көннәр суытып, кар озак төшми торса, түтәл өстен салам, печән, торф, коелган яфраклар белән каплыйлар. Ләкин мүлчәне яз көне ачарга кирәк, югыйсә җир тиз генә җылынмый, суганнар тишелергә ашыкмый. 

Суганның орлыгы 2 см тирәнлегендә чәчелә. Рәт арасын шулай ук 20 см чамасы калдыралар. Ә орлыкларны куе итеп чәчәргә кирәк. Туңган җиргә чәчелгәнлектән, орлыкны алдан ук чиләккә алып куйган туфрак белән күмдерәләр. 

Суганны көздән утыртуның плюслары нидә соң? 
Беренчедән, инде әйткәнебезчә, яз көне моның белән мәшәкатьләнәсе булмый.

Икенчедән, иртә яздан ук тишелеп чыккан суганның яшел кыягын иртәрәк ашый башларга була. 

Өченчедән, көздән утырткан суган авыруларга бирешми, нык була. Аны суган чебене дә кыерсытмый, чөнки суган чебене оча башлаганда ул инде ныгып өлгергән була. 

Дүртенчедән, көздән утырткан суган кышын әйбәт саклана. 

Көздән утырткан суганны да язын утыртканы белән бер үк вакытта алалар. Нәкъ шулай ук киптереп, бер үк төсле саклыйлар. 
 

Теги: Бакча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар