Кат-кат тунлы, карыш буйлы

Уйлаганыгыз дөрес, сүзебез кәбестә хакында. Хәзер аның баш йомарлый торган вакыты. Димәк, аңа игътибарлырак булырга кирәк .
Язын утырткан яшь үсентеләребезне борча каһәрләде, инде хәзер үсемлекләргә кәбестә күбәләге һөҗүм итә. Дөрес, күбәләк үзе яфрак ашамый, аның корты сала зыянны. Борчага каршы мин көл ярдәмендә көрәшәм. Быел көннәр кызу торгач, көл генә дә коткара алмады. Яфраклардагы борча кимергән тишекләр көннән-көн күбәя башлагач, «Фитоверм» препараты сибәргә туры килде. Биологик бу препарат кеше өчен зыянлы түгел. Шуны сипкәннән соң, кәбестәкәйләрем җиңел сулап куйдылар булса кирәк, бер-берсе белән узыша-узыша, үсәргә керештеләр. Атнага бер генә «күрешәбез» без бакча белән. Узган атнада инде шактый матур булып йомарланган кәбестәкәйләремнән кәбестә кортлары «авыз итеп» тә өлгергән булып чыкты. Шәһәрдәге күрше апабыз шлангтан көчле агым белән салкын су сиптереп котылам алардан дигән иде. Безнең очракта бу ысул бармый, суны көянтәләп коедан ташыйбыз, аны шлангтан сиптереп булмый. Аның алдагы атнасында гына кәбестәләремә помидор сабаклары төнәтмәсе бөркеп килгән идем, шифасы булмаган, димәк. Дөрес, «Подарок» һәм «Колобок» сортлары алай бик бирешмәгән, ә менә «Июньская» сортлысын «урганнар» гына. Күрә торып корттан ашатып булмый дип, «авыр артиллерия» кулланырга туры килде: «Сэмпай» препараты сиптереп чыктым. Агу кулланмам дип, түтәл урталарына бәрхет гөлләр дә утырткан идем бит югыйсә. Алардан әллә ни файда тапмадым. Бәлки, үсемлекләрне артык кысан итеп утырткангадыр бу, чөнки кәбестә яфраклары киңәеп, аларны инде каплап бетерде диярлек. Киләсе елга араларын ераграк итәсе булыр дип, күңелемә киртләп куйдым әле.
Башлы кәбестәдән тыш, бакчабызда чәчәк кәбестә һәм брюссель кәбестәләре дә үсә. Чәчәк кәбестәнең 21 яфрагы чыккач, башы формалаша башлый. Нәкъ менә шушы вакытны саклап торып, аны күләгәләргә кирәк. Моның өчен үсемлекнең аскы яфракларын күтәрәм дә, кызымның чәч кыстыргычы белән каптырып куям. Менә шушы чатырда рәхәтләнеп үссен әле кәбестәм.
Кәбестә кортына каршы агу кулланмыйм дигән кешегә берничә киңәш:
-
10 суга 100 г коры горчица салып, 1 тәүлек төнәтәбез. Аннан 1 л төнәтмәгә 1 су кушып, үсемлекләргә бөркибез.
-
1 кг вакланган әремне аз гына суга салып, 10-15 минут кайнатабыз. Суынгач, 10 л булырлык итеп су өстибез. Кәбестәләр өстенә атна саен сибеп торабыз.
-
800 г вакланган бәрәңге сабагын 10 л суга салып, 3-4 сәгать төнәтәбез (озаграк та ярый) дә, 50 г уылган кер сабыны салып болгатабыз.
-
1 куык валерьяна төнәтмәсен 3 л суга салып сыеклыйбыз. Моны күбәләк очкан чакта эшләргә кирәк: валерьяна исенә килми ул.
-
«Фитоверм», «Битоксибациллин», «Лепидоцид» дпи аталган биологик препаратлар куллану. Алар кеше сәламәтлеге өчен зыянсыз дип әйтерлек.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.