Логотип
Бакча

Бакча җиләге утыртуның сез белмәгән 6 сере

Август ахыры – сентябрь башы бакча җиләген утырту вакыты. Аны үрчетүнең берничә сере бар. Бәлки, тәҗрибәле бакчачылар аларны беләдер, ә менә яңарак кына бу эш белән шөгыльләнә башлаучыларга безнең киңәшләр файдалы булырга мөмкин. 

 

Август ахыры – сентябрь башы бакча җиләген утырту вакыты. Аны үрчетүнең берничә сере бар. Бәлки, тәҗрибәле бакчачылар аларны беләдер, ә менә яңарак кына бу эш белән шөгыльләнә башлаучыларга безнең киңәшләр файдалы булырга мөмкин. 

1 сер. Көз көне утырткан җиләк куакларын яз көне бөтенләй таба да алмаска мөмкинсез. Сәбәбе? Сәбәбе – май коңгызы личинкалары. Алар җиләкнең тамырын тулысынча ашап бетерә һәм язга үсенте һәлак була. Шуның өчен, бакча җиләген утыртасы түтәлегезне казыганда җентекләп тикшерегез – корткыч бөҗәкләр булмасын. Түтәлгә черемә керткәндә дә игътибарлы булыгыз. Личинкалардан иң үтемле чара – нашатырь спирты. 10 литр суга 2-3 аш кашыгы нашатырь спирты салып, туфракка сибегез. Туфрак катламы 20 см чыланырга тиеш. 

2 сер. Утыртыр алдыннан җиләк үсентеләрен әзерләргә кирәк. Озын тамырларны 5-7 см калганчы кыскартып кисегез һәм каймак куелыгындагы кызыл балчык измәсенә батырып алыгыз. Болай иткәндә, тамырлар тиз кипми. 
3 сер. Җиләк бер урында берничә ел үсә. Шунлыктан туфрак бик тә ашлы булырга тиеш. Түтәлне казыганда ук черемә керткән булсагыз да, утырту чокырларына да берәр уч салып чыгыгыз. Тамырлары ныгып, туклыклы матдәләрне тирәннән ала башлаганчы, ул аңа аш булып тора. 

4 сер. Җиләкләр эре һәм күп булсын өчен, үсентеләр арасын 50-60 см калдырыгыз. Әйе, бу күп кебек, ләкин аның каравы эшкәртүе җайлырак булачак. 
 
5 сер. Бакчагызда урын кытлыгы булса, җиләкне оя ысулы белән утырта аласыз. Уртага бер үсенте, аның кырыйлары тирәле тагын берничәне. Оя арасын 30 см итеп калдырыгыз. Болай утыртканда җиләкләр ваграк булса да, күп була. 

6 сер. Утырткач та, ике атна буе бакча җиләген яхшылап сугарыгыз. Зәгыйфь кенә тамырлары белән ул тирәннән әлегә дым ала алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар