Зифа дөньясы

Казан Кремленең «Хәзинә» милли сәнгать галереясында кичә җылы, рәхәт, ихлас бер халәт иде. Залда – рәссам Зифа Мөхәммәтҗанова картиналары, ул бизәгән балалар китапларындагы рәсемнәр, «Ялкын» журналы тышлыклары, татар милли костюмнары эскизлары... Түрдә – җәй җиле чәчләрен сизелер-сизелмәс кенә тузгыткан Зифаның елмаеп төшкән зур портреты. Әйтерсең, Зифа: «Узыгыз, уз, кадерле кунаклар, өегездә кебек хис итегез!» – дип безне үзе каршылый. Менә хәзер ул һәрберебезне җайлап урнаштырыр, хәлләребезне сораштырыр, ул арада «Маратик, күр кемнәр килгән безгә!» – дип ире Маратка сүз катып алыр, «Альфиюша, нәрсәдән башлыйк?» – дип серле генә кызы белән киңәшкәндәй итеп куяр...
Чынлап та, Зифа дөньясы иде залда. Аның картиналары күргәзмәсе. Җылы, якты, кояшлы рәсемнәр. Чәчәкләр, табигать, яраткан атлары, эте Алиса, тавыклар, кәҗәләр, әкәм-төкәмнәр. Йә моңсу-уйчан алар, йә шук-тиктормас... Калфаклар, камзуллар, бәби итәкле күлмәкләр... Болары милли киемнәребез эскизлары...
Зифаның иҗат күргәзмәсенә дип тә җыелдык, аны сагынырга, искә алырга дип тә... Аерылмас дуслары Фәридә Хасьянова, Рита Трифонова, Розалия Нургалиева, Алсу Тимергалина, Гөлнара Сагиевалар... Сәнгать белгече Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова, рәссам Григорий Эйдинов, «Ялкын» журналы редакциясендә бергә эшләгән хезмәттәшләре (ул «Ялкын»га килгәнче, бик яратып «Азат хатын» журналын бизәде – Э. З.), сеңлесе Рамилә, энесе Рамил... Оныклары – Рафаэль, Микаэль, Зифаны хәтерләтүче нәни Амелия... Барыбызның да үз Зифасы бар безнең! Һәрберебезнең Зифа белән бәйле үз хатирәләре, кадерле мизгелләре. Менә хәзер түгелеп, истәлекләргә күмеләбез.
Миндә дә күп, бик күп алар! Исәпсез! Ә шулай да Зифа Лондонда бакыйлыкка күчәсе иртәне мин Казанда гаҗәп бер төш күрдем. Редакция бүлмәсенә летучкага җыелганбыз. Барыбыз да шат. Көлешәбез. Зифа, гадәттәгечә, йөзек кашы сыман балкый. Кинәт бүлмәбез диварлары тоташ пыяла белән капланып, без, орбитадан ычкынгандай, нәшрият бинасыннан аерылып чыгып, Казанка, Кремль өсләреннән оча башладык! Искиткеч манзара ачылды! Куркыныч... һәм гаҗәп матур да! Аңлаталмаслык сәер халәттә без. Ничек очып киткән булсак, шулай урыныбызга кайтып төштек. Иртән эштәгеләргә төшне сөйләдем. Һәм шул ук көнне кайгылы хәбәр килеп иреште: Зифа вафат! Зифаның җаны яраткан Казаны, кайчандыр балконы аша 14 нче каттан күренгән Казанка, Кремльләр белән шулай хушлашкан дип юрадылар...
Тормышны, кешеләрне, иҗатны яраткан Зифа якты шәхес, зур талант иде. Ул бәхетле була белде, тирә-юнендәгеләрне дә бәхетле итте. Ул кайда да рәссам иде: аш-су әзерләгәндә дә, чәчәкләр үстергәндә дә, курчаклар ясаганда да, бүлмәсен бизәгәндә дә, кешеләр белән аралашканда да... Кыска гына гомерендә йолдыз булып балкыды да йолдыз булып атылды! Нәрсәгә генә тотынмасын, ювелир осталыгы белән башкарып чыкты! Зифаның санаулы гына көннәре калгач, кызы Әлфия бу хакта әнисеннән сораган:
–Бу камиллекнең берәр сере бармы, әни? Миңа ул серне чишәсеңме?
–Бар ул сер! Яратып, бөтен җаныңны салып эшләсәң, бар да бик әйбәт килеп чыгачак, кызым!
Әлфия җыелган кунакларга менә шул хикмәтле серне җиткерде. Зифадан соңгы алтын кагыйдә иде бу.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.