Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз бәйгесенең җиңүчеләрен котладык
Без аларның һәммәсен яраттык. Якын иттек. Язмышларын йөрәк аша үткәрдек. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе белән бергәләп уздырган «Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз» бәйгесендә катнашу өчен республика авылларыннан сайлап алган гаиләләр турында әйтүебез. Матур гаиләләр! Аларда халкыбызның гореф-гадәтләре, дине һәм иң мөһиме – Туган тел саклана!
Ел дәвамында барган конкурс инде менә төгәлләнде. Кырыктан артык гаилә арасыннан жюри иң-иңнәрен барлады. Алар 50 шәр мең күләмендә акчалата бүләк ала.
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Милли китапханәсендә җыйдык. Сәхнәгә 11 гаилә күтәрелде:
1. Фазлыевлар гаиләсе (Балтач районы, Бөрбаш авылы)
2. Шәфигуллин-Фәтхуллиннар гаиләсе (Кукмара районы, Зур Сәрдек авылы)
3. Миңгалиевләр гаиләсе (Кайбыч районы, Борындык авылы)
4. Шәфыйковлар гаиләсе (Азнакай районы, Үчәлле авылы)
5. Хисамиевлар гаиләсе (Саба районы, Тенеки авылы)
6. Галәветдиновлар гаиләсе (Нурлат районы, Кәкре Атау авылы)
7. Шәвәлиевләр гаиләсе (Арча районы, Пөшəңгәр авылы)
8. Баһавиевлар гаиләсе (Биектау районы, Мәмдәл авылы)
9. Мостафиннар гаиләсе (Аксубай районы, Иске Ибрай авылы)
10. Гайнетдиновлар гаиләсе (Кама Тамагы районы, Олы Салтык авылы)
11. Шаһиевлар (Лаеш районы, Державино авылы)
Күбесе – бер түбә астында өч буын яшәүчеләр. Ир-атлар – нигез хуҗалары, хатын-кызлар – төп нигез киленнәре...
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Закировлар гаиләсенә (Әгерҗе районы) махсус бүләк тапшырды.
Җиңүче гаиләләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар котлады.
Кичен җиңүче гаиләләр Г. Камал театрында «Сөясеңме, сөймисеңме» спектаклен карадылар.
э
Фото: Анна Арахамия
Видео: Фәгыйлә Шакирова
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.