Логотип
Арабыздан беребез

Сәрия Сабурская: «Башкача булдыра алмыйм...»

Мин аның белән әледән-әле – җитди бер эш килеп чыккан саен очрашып торам. Җитди бер эш дигәнем, әлбәттә инде, шәхси проблемаларга кагылмый. Без аның белән һаман кеше язмышларын хәл итәбез... Дөресрәге, язма героем белән килеп чыккан проблемаларны.

Менә бу юлы да Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская каршына килеп утырдым да, сорау арты сорау, үтенечләремге яудыра башладым. Ул мине игътибар белән, бүлдермичә тыңлый. Ара-тирә үзенең очрашуларда йөреп кайтуы турында сөйләп ала, шул арада сорауларыма күчеп, ярдәм итү юлларын күрсәтә башлый.

Редакциягә аның исеменә бик күп хатлар килә. Кайсы сабый баласы тормышында берничек тә катнашмаучы, әни кешене ана хокукыннан мәхрүм итәргә буламы, дип кызыксына. Әйе, кызганычка каршы,  баласын ташлап чыгып киткән андый әниләр дә бар. Кайсы фатиры астында стоматология кабинеты ачулары, көн-төн тавыш булуы, шуның нәтиҗәсендә сәламәтлеге какшавы хакында хәбәр итә. Хәер, вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итүчеләрнең очы-кырые юк. Көн саен аның йөрәге аша дистәләгән язмышлар уза... Ә ул аларның һәркайсын хәл итәргә тырыша. Башкача булдыра алмый ул!


СОРАУ БИРЕРГӘ: http://www.syuyumbike.ru/sorau-gavap/?expert=6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар