Логотип
Арабыздан беребез

Нечкә билдә – солдат каешы

«Яңалыклардан курыккан кешегә гомер буе бер урында таптану куркынычы яный. Кыенлыклардан түгел, бертөрлелектән качарга кирәк», – ди Анастасия. 
Элек заманнарда хатын-кызлар кулларына ни сәбәпле корал алган булса, безнең  көннәрдә бу сәбәпләр – бүтән, дип әйтеп булмый. Ватанны саклау – ирләр эше, хатын-кызның бурычы – гаилә учагын сүндермәү, дигән кагыйдә безнең геннарга рефлекс дәрәҗәсендә үк салынган. Хәлбуки,  Ватанны саклау кебек изге бурычны турыдан-туры үз җилкәләренә алган хатын-кызлар һәр заманда булган. Дөнья тарихындамы? Анда хатын-кызларның кулларына корал алып, туган туфрак өчен батырлыклар кылуына мисаллар җитәрлек.
 
Греклардан калган гадәт буенча хатын-кыз-яугирләрне амазонкалар, диләр. Имештер, алар Кече Азиянең төньяк-көнчыгышында, Кара диңгезнең көньяк ярында яшәгәннәр. Геродот аларны Скифия варислары, дип язып калдырган. Россиядә әлеге яугир кызларны поляница дип йөрткәннәр. Риваятьләргә караганда, алардан Алеша Попович белән Добрыня Никитич та куркып торган. Дөрес, Добрыня-баһадир аларның берсенә – Настасья исемлесенә өйләнгән дә. 
 
Башта көрәш булган әле. Сәер көрәш. Добрыня кызның артыннан килеп, бар көченә тукмагы белән тондырган, ди. Настасья селкенмәгән дә. Тагын бер тапкыр кизәнеп орган. Шуннан соң Настасья борылган да: «Черки тешли дип торам, рус баһадирлары икән», – дигән. Һәм Добрыняны чәч бөдрәләреннән урап тотып капчыгына салган. «Ошасаң, миңа өйләнерсең, ошамасаң, солы белене ясармын», – дигән. Яшь баһадир Настасьяның күңеленә хуш килгән анысы...


Бүгенге көн амазонкалары нинди икән, дисезме? Бүген алар «билен кысып буган» гап-гади солдатлар. Сержант та, капитан да, майор, полковник та булалар... 
Чаллы кызы кече сержант Анастасия Асанова бүгенге көндә Көньяк Осетиядә Көньяк хәрби округның 4 нче хәрби базасында хезмәт итә. Контракт буенча дүрт ел хезмәт иткән инде, тагын биш елга озайткан. 

2012 елда Минзәлә медицина коллиятен тәмамлап, Чаллының инфекция сырхауханәсенә шәфкать туташы булып эшкә урнаштым. Тәҗрибә тупладым, ләкин тора-бара бертөрлелектән туя башладым.
Әле мәктәптә укыганда ук сыйныф җитәкчесенең контракт буенча армиягә баручы кызлар турында сөйләгәне искә төште. Тынгы бирми генә бит әлеге фикер! Түзмәдем, хәрби комиссариатка барып, белештем. Кыен булачак, син әзерме, диделәр. Әзер, дидем, ике дә уйламыйча. Мөмкинлекне кулдан ычкындыраммы соң? 
 
Шәхси эш ачтылар, медицина комиссиясе уза башладым, физик әзерлек буенча нормативлар тапшырам... Казанга  Хәрби комиссариатның контракт буенча армиягә сайлап алу пунктына бардык. Анда капитан Рөстәм Риф улы Сафиуллин (ул вакытта пункт башлыгы вазыйфаларын башкаручы) төрле урыннарга шалтыратып, кайда нинди вазыйфага кемнәр кирәк булуын белеште. Кыскасы, җавап көтәргә куштылар. 
Бер елга якын вакыт узды, юктыр инде, дип күңел төшә башлаган иде, көннәрдән бер көнне «Анастасия Валентиновна, тиз арада Казанга килеп җитегез, Мәскәүдән телеграмма бар», дип шалтыраттылар. Җыенырга 4 көн вакытым бар иде. Озату кичәләре оештырырга да өлгердем...


Әти-әниең?
Бөтенесе шаккатты! Әти белән әни, әлбәттә, минем өчен бик борчылды, ләкин каршы килмәделәр. 
Әнә шулай итеп, Анастасия Цхинвал шәһәренә юл тота. «Бу шәһәр турында ишеткән дә юк иде диярлек. 2008 елда Грузия белән бәрелеш булуы турында гына белә идем», – ди кече сержант.

– Алга таба? –дим, кызыксынып. Ияләшү ничегрәк булды икән?
– Баштарак шүрләп калдым кебек. Ләкин бер мизгелгә генә. Хәрби база, катгый тәртип, һәр минутның үз эше бар. 
Кадрлар бүлегендә татар кызы Рита Ринатовна эшли иде. Якташ, дип сөенеп куйдым. Мине вакытлыча 2 нче батальонның медицина взводына санинструктор итеп билгеләделәр. Бу вазыйфага кызларны куярга ярамый икән, мине разведка батальонына күчерделәр. Бик тә, бик тә ошый инде үземә! Дүртенче елымны хезмәт итәм. Кешеләре яхшы, комбат – искиткеч, начальник –  кызы кебек күрә, бер зур гаилә кебек  без монда! 

– Анастасия, сез хатын-кыз бит, дип юл куялармы, әллә таләпләр бертигезме? 
– База командиры белән штаб начальнигы һәрвакыт искәртеп тора: «Армиягә килгәнсез икән, һәрнәрсәгә әзер булыгыз! Бу – армия!» – диләр. Билгеле, таләпләр катгый, шулай да кайчак жәллиләр инде. Ансыз буламыни, без бит барыбер хатын-кыз булып калабыз. 

– Шәхси тормыш ничегрәк? 
– Әлегә кияүдә түгелмен. Гаилә тормышына әзер түгел бугай мин. Мөстәкыйль булырга, кыенлыкларны үзем җиңеп чыгарга ияләшкәнмен. Бәлки, шуңа да холкымның шушы «үзем» дигән ягына түзәрлек кеше очратмаганмындыр да...

Сары толымлы гүзәл кызның әлеге сүзләре миңа Добрыня белән Настасья турындагы риваятьне искә төшерә. Баһадирлар очрар әле, сиңа, Анастасия, очрар!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар