Г. Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин Гашыйклар көненә әзерләнәме?

- Гомереңдә ничә мәртәбә гашыйк булдың?
- Чын-чынлап ике гашыйк булдым. Икесе дә җавапсыз мәхәббәт иде… Беренчесе студент чагымда аягымнан екты – моннан болай һичкайчан да, һичкемне дә яратмаячакмын дип катгый карар кылган идем. Икенчесе исә йөрәгемне эретте, канат куйгандай булды… Әмма анысын да онытырга мәҗбүр булдым.

- Сиңа Гашыйклар көненә буләк ителгән иң оригиналь буләк нинди булды?
- Иң оригинале – кызның үз куллары белән ясалган фотоальбом. Ә аның эчендә… минем балачагымнан алып, бүгенге көнгәчә төшерелгән фотоларым тезелгән иде! Ул кыз фотоларны табып алган бит! Эзләнгән, көч куйган! Минем өчен бу онытылмаслык бүләк булды.

- Ә үзең ниләр бүләк итәсең?
- Гадәттә, турыдан-туры сорыйм – нинди бүләккә куаныр идең? Аннары шуны алып бирәм. Сорамыйча гына алтын бизәнү әйбере бүләк иткәнем бар, әмма анысы да 8 март бәйрәменә иде – гашыйклар көненә түгел.

- Поклонницаларың ул көнне “Валентинка” йөрәкләре-бүләкләр җибәрәме?
- Булгалый. Әмма мин ул бүләкләрне кабул итәргә оялам. Күптән түгел бер кыз миннән дә турыдан-туры сорады: «Сиңа ни бүләк итим, бик-бик тә бүләк белән шатландырасым килә», диде. Мин алай булдыра алмыйм. Коточкыч оялам, югалып калам. Миңа кешенең игътибарыннан да кадерлерәк нәрсә юк. «Сиңа нәрсә бүләк итим?» дигән сорау минем өчен иң зур бүләк.

- Гашыйклар көненә сөйгән кызыңы нинди бүләк әзерлисең? Бармы сөйгәнең?
- Бүгенге көндә бер дус кызым бар. Арабыздагы хис бөреләнеп кенә килә. Бу стадиядә - чәчәктән дә мәгънәлерәк бүләк булмас, минемчә.

- Ул көнгә ни планлаштырасыз?
- Гадәттә мин ул көнне эштә үткәрәм. Быел да берни планлаштырмыйм. Гастрольләргә чыгып китәм. Тукта, юк. Чыгып китмим. Спектаклем дә юк икән ул көнне… Димәк, әйе! Нидер планлаштырырга кирәк!

P.S. Ә без Ришатның"Секреты татарской кухни" тапшыруында "Театраль конвертлар" дип исемләнгән ризык әзерләгәнен карыйк әле!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
24 февраль 2021 - 12:31Без имениЖамалия эби, комеш йозеклэр белэн керден, гургэ . Харис белэн урыннарыгыз булсын ожмах турендэ .!Вәгъдә йөзеге
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.