Логотип
Актуаль тема

Татарстанда беренче балага айлык түләүнең күләме билгеле булды

2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. Әмма ул һәр субъект өчен төрле. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

“2017 елның 28 ноябрендә узган Координацион совет утырышында Россия Президенты В.Путин өстәмә материаль ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләргә ярдәм төрләре кертүне тәкъдим итте. Шуның берсе – 1 гыйнвардан беренче бала туган гаиләләргә айлык түләүләр”, – диде министр.

2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.

Пресс-конференция "Программа материнского капитала"

“Бу шартлар түбәндәгеләр: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченчесе һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу – яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала”, – диде Эльмира Зарипова.

2018 елда беренче балага тәгаенләнгән түләүләр суммасы 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез. Эльмира Зарипова шулай ук түләүләрнең кайчаннан бирелә башлавын да искәртеп узды.

Пресс-конференция "Программа материнского капитала"

“Бала туганнан соң айлык түләүләрне сорап, 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул вакытта айлык түләү бала туган көннән исәпләнә. Башка очракларда – мөрәҗәгать кергән көннән. Түләүләр 1 ел буе түләнә. Тиешле вакыт узгач, аны озайту өчен, кабат яшәү урыны буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак, – диде министр.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:

- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
 - гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155084/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар