Логотип
Актуаль тема

Сыйныф җитәкчесенә 70 мең сум яки Мәктәпне тәмамлау күпмегә төшә?

Чебешләрне көзен саныйлар, ә менә әти-әниләрнең кесә тирәнлеген язын. Чыгарылыш сыйныф укучыларыныкын әйтәм. Хәер, БДИга әзерләнү өчен дә күпме акча түкте инде алар: өстәмә дәресләр, репетитор хезмәте өчен. Инде акчаның су булып агар чагы да җитте - “Соңгы кыңгырау” һәм Чыгарылыш кичәләре.


Без мәктәпне ун ел элек, 15әү тәмамладык. “Соңгы кыңгырау” кичәсенә без дә җыйдык акча. Иң элек 300не, аннан тагын 200шәрне. Муеннан җитеп ашты. Мәктәпкә, ике авылдан җыелып укыгач,  ике балалар бакчасына, ике тәрбиячегә, ике башлангыч сыйныф укучысына, сыйныф җитәкчесенә, мәктәпкә истәлекле бүләкләр алдык. Укытучыларга һәм әти-әниләргә чәчәкләр кайтарттык, түшләргә тагарга кыңгыраулар. Көрән күлмәк белән ак алъяпкыч киеп укымасак та, ул елларда шул формадан “мәктәп тәмамлау” модада иде. Сандык төпләреннән әниләрнекен табып алдык. Ак бантик та сеңелләрдән, күрше кызыннан. Аның каравы, бер парын 40 сумнан ак гольфы алдык. Шуның белән шул!


Узган ел танышым мәктәп тәмамлады. Алдан ук әйтеп куям, шәһәрдә түгел. Тәмамлады дию генә җиңел, бер ай алдан бөтен дус-таныш  әзерләнә башладык бу мөһим көнгә. Без таккан ак бантиклар күптән инде “старье” санала, ди. Прическага май башында ук язылды Динә. Маникюрны да шул вакытта ук белеште. Сыланып торган “карандаш-итәк” эзли-эзли арып беттек. Берсендә дә булмаган кирәк. Өскә исә ике үлчәмгә зур күренгән, төймәләре арткы якта булган стильле ак блузка. Биек үкчәле туфлине алгач, иркен сулап куйдым. Ярый әле, мәктәпне алданрак тәмамлаганмын дип урынымда чүт сикермәдем.


Бүләкләр, чәчәкләр алу өчен өчәр мең сум җыйдылар. Сыйныфта 9 укучы. “Соңгы кыңгырау”дан соң шашлыкка чыгарга дип, тагын 500. Һәр тиенен санап җыйган әти-әнисе исә соңыннан исәп-хисап ясады. Прическа+ макияж – 1500, маникюр – 800. Итәк – 1300, блузка – 2000, туфли – 1500. Шулай итеп, “Соңгы кыңгырау” кичәсе өчен 10600 сумга “амин” дидек. Башка вак-төякләр кермәгән әле бу суммага.


Быел “Соңгы кыңгырау” өчен күпме акча түгәсе була?


“Оештыру эшләре әти-әниләр җилкәсендә”


Илүзә Сабирҗанова,  Чистай районы Гаделша урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы:


–Класста 5 укучы. Һәрберебез акча җыелыштык. Сыйныф җитәкчесенә һәм БДИга әзерләгән укытучыларга бүләкләр бирәбез. Аларын без түгел, әти-әниләр кайгырта. Безнең төп бурыч: имтиханнарга әзерләнү. Нәрсә икәнен төгәл уйлап бетермәдек әле. Прическага язылып куйдым. Аны көнендә генә эшләтәм. Макияж белән маникюр да кирәк инде. Әмма 25 май атна уртасы булгач, бу мәсьәләдә җайсызрак. Егетләр костюм-чалбар түгел, ак күлмәк кенә алабыз диләр. Аның бәясе 1200дән башлана. Фотограф буламы-юкмы, белмим. Әйтәм ич, оештыру эшләре – әти-әниләр өстендә.


 “Улым чыгарылыш кичәсенә бармыйм, ди”

 

Айгөл Хәйруллина, “Болгар радиосы” алып баручысы

Улым Булат 2нче лицей-интернатны тәмамлый. “Соңгы кыңгырау”, Чыгарылыш кичәсе өчен 15-17 мең тирәсе акча җыялар. Моңа фотога төшү, укытучыларга бүләкләр, фотоальбом да керә.


–Узган атнада кибетләрдә йөреп, 5 мең сумга пиджак алдык. Аяк киеме, күлмәк, чалбар кирәкми диде, көне җитәрәк кенә алып куймасак.  Булат мөстәкыйль бала минем. Мәктәпне тәмамлау өчен каникулларда эшләп, үзе акча җыйды. Шулай да “Аттестат алырга барам, “выпускной”га бармыйм”, – ди. Безнең заманда барасыңмы-бармыйсыңмы дип сорап тормыйлар иде бит инде, акча җыйганны да хәтерләмим мин. Хәзер инде рестораннар, анимация, шоулар. Без үз-үзебезгә концерт куеп рәхәтләнә генә идек. Белмим инде, әллә улым, “әни булдыра алмас, түли алмас”, дип уйладымы икән. Әмма бу темага утырып сөйләштек. “Юк, әни, мин үзем бармыйм”, – диде.


- Булатның мәктәп тәмамлар яшькә җитүенә сөенсәм дә, лицейдан аерылу үзем өчен дә кыен. Без монда 7 сыйныфтан килдек. Хәзер 5 сыйныфтан алалар. Тәрбия һәм укыту системасы бик көчле. Мин Булатны анда бирүем белән бик бәхетле.  Һәр педагог намус өчен эшли, үз баласына кебек тырыша.


“Ярминкәдә эшләгән 35 мең сум акчаны тотабыз”


Регина Лукина, Апас районы Борнаш урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы:


–Сыйныфта без 4 укучы. Ел дәвамында класс белән ике тапкыр ярминкә уздырып, 35 мең сум акча эшләдек. Анда үзебез өйдә пешереп килгән ризыкларны: пицца, шаурма, “сосиска в тесте”, өчпочмак, гөбәдия, торт, кыздырган тавык канатлары саттык. Шулар янына кибеттән алып сок, шоколад, кәнфит кебек вак-төякләр алдык.


Менә шул акчага “Соңгы кыңгырау” көнне зал бизибез, чыгарылыш альбомы ясатабыз. Укытучыларга аттестат алган көндә генә чәчәкләр бирәбез. Имтиханга әзерләгән укытучыларга да шул көнне 500 сумлык бүләк. Сыйныф җитәкчесенә якынча 1500 сумлык.


“Соңгы кыңгырау”га “Выпускник” дип язылган лента, кыңгырау, чәчкә тагарга бантик кына алабыз. Ә чыгарылыш кичәсенә һәркем үз кесәсеннән чыгып, күлмәк, туфли ала, прическа, макияж ясата.


25 майга махсус фотограф чакыртмакчы идек, егетләр каршы төште. Бәйрәм күренешләрен фотога да, видеога да дус кызларыбыз гына төшерәчәк.


“Сыйныф җитәкчесенә 70 мең сум!”


Гөлия Мифтахова, Түбән Каманың бер мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
    
–Балалар бик кадерле хәзер, әти-әниләр соңгы тиеннәрен генә чыгарып салмый, улы яки кызы мәктәп тәмамлаганда бурычка да чума. Мин ике ел Казанның бер гимназиясендә эшләдем. Хәтәр! Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре миллионга баса! Бер-берсе кимендә 15 мең сумнан җыелышалар. Түбән Камада алай ук түгел.


Казанда, гадәттә, бүләк түгел, акча бирәләр. Бер елны класс җитәкчесенә – 40, икенче елны 70 мең сум биреп, рәхмәт әйттеләр. Укытучыларга чәчәк бәйләме. 2014 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары Чыгарылыш кичәсенә “Корстон”да 900 000 мең сумга банкет ясады! Киенү уздырыштан. Бер кыз баштан-аяк 5 мең сумга киенсә, икенчесе 27 мең сумга тектерде. Макияж, прическа, маникюр,  педикюр да кирәк. Бу һич тә бай балалары түгел. Араларында төрлесе бар, әмма акча табалар.


 “Соңгы кыңгырау”га да өр яңадан киенәләр. Прическа, макияжга да ике-өч ай алдан язылалар.


“Кием-салымга 15 мең сум кирәк”


Розалия Сәетгалиева, Минзәлә районы Дәвек авылы:


–Улым Алмаз быел Тукай районы Күзкәй урта мәктәбен тәмамлый. Урыс авылындагы мәктәп 9 еллык булып калгач, шунда китәргә мәҗбүр булдылар. Елы буе акча җыйдык, балага ничек акча түкмисең ди, кирәк бит! Әле менә киемнәр алмадык. Костюм-чалбар, күлмәк, туфли өчен 15 мең сум кирәк дип торам. Белешә башлаган идек инде, костюмнар 7-8 мең сумнан башлана, ди. Сыйныфта алар 4 кенә бала. “Әле акча җыймадык. Улым “2000-3000 тирәсе” дип кенә кайтып әйтте. Бала өчен жәл түгел, иң мөһиме укысыннар гына. Репетиторлар кирәк булмады, Күзкәй мәктәбе бар фәннән дә яхшы әзерләде имтиханнарга.     

чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар