Логотип
Актуаль тема

Өзелгән очыш

 

Кичә көн шулкадәр матур иде. Үзе җылы, үзе кояшлы. Яшиселәрне китерә торган көн. Озын яллардан соң, трасса тутырып машиналар шәһәргә агыла. Ә кемнәрдер, киресенчә, бәйрәмнәрдә шәһәр карарга дип килгән җирдән хәзер әнә үзләренә ашыгадыр.

Мәскәүдән Мурманска очучы 73 пассажир да иртәгәсен кабат эшкә, укырга барасы булгандыр. Булгандыр... Аларның кырык бере инде беркайчан беркая да ашыкмас... Якыннары инде беркайчан да аларны кабат күрә алмас...

Рамазан аена кичә без шушы хәсрәтне йотып кердек. Интернетта дөрләп янган самолетның җирдә утлы эз калдырып Шереметьева аэропортына төшеп утырганы, пассажирларның кабартылган траптан җиргә шуып төшеп, тизрәк бу урыннан читкәрәк китәргә тырышулары, кара төтен, ачы күз яше тулы видеолар пәйда булды.

Sukhoi Superjet 100 самолетының  бу фаҗигагә ни сәбәпле тарыганы турында төрле фаразлар бар. Аның берсе – очыш вакытында яшен сугып, самолетның электр приборларына зыян килү. Һавага күтәрелеп 30 минут узгач, экипаж диспетчердан самолетны җиргә утыртырга рөхсәт сорый. Әле бу вакытта бернинди дә янгын турында сүз булмый. Бу хакта интернетта төрле чыганакларда хәбәр ителә. «Московский комсомолец» газетасының рәсми сайтында күренгәнчә, янгын самолет шассилары җиргә тигәннән соң чыга. Төп сәбәп итеп самолетны утыртканда экипажның тупас хата җибәрү ихтималы әйтелә. Экипаж беренче тапкырдан гына очкычны утырта алмый, икенче әйләнешкә китәргә туры килә. Ягулык баклары тум-тулы авыр машина, көпчәкләре җиргә тиюгә, өч тапкыр сикереш ясый. Бик куркыныч бу хәл очучылар телендә «козел» лип атала. Очучы кызлар турында материал әзерләгәндә («Мин күкне сайлыйм») мондый хәлдә кабат газ биреп, самолетны күккә күтәрергә кирәген әйткән иделәр. «Шереметьеводагы фаҗигадә дә шушы хата хәлиткеч роль уйный. Авыр машинаның сикереш ясавы аркасында шасси стойкалары ягулык багын тишеп керә. Корсагында шуып барган очкыч астыннан чыккан очкыннан керосинга ут каба. Очыш юлындагы утлы шлейф һәм кара төтен шуны раслый », – дип яза «МК».

Интернетта күпләр,  җирдә самолетны ник янгын сүндерүчеләр көтеп тормаган, дип гаҗәпләнә. «Аның күктә үк яна башлаганын белгәч, янгын сүндерү машиналары утырту полосасына алдан ук килеп торырга тиеш булгандыр бит?» – дистә меңнәрчә кеше шушы сорауны бирә.

38 кеше (шул исәптән биш экипаж члены) траптан шуып төшеп котылу таба, ә самолетның койрыгында утырган 41 кеше тереләй дөрләп яна. Алар арасында ике бала һәм бер америкалы да бар. «Котылучылар күбрәк тә була ала иде, алдан чыгучылар үзләренең багажларын кайгыртып, чыгу юлында тоткарлык тудырмаган булса», – дип шау килә Инстаграм челтәре әлеге фаҗига уңаеннан. Чынлап та, видеоны игътибар белән карасаң, траптан шуып төшүчеләрнең кайберләре чемоданнарын кочаклаган. Артыңда дөрләп кешеләр янганда, бер секунд түгел, мизгелнең бер өлеше дә кеше гомере барәбәренә торганда, нинди чемодан кайгысы булырга мөмкин? Аларны танырга һәм бернинди дә компенсация түләмәскә кирәк, дип язалар «ОПЕР слил» телеграм-каналында.

Һәлак булучылар арасында бортпроводник Максим Моисеевның да булуы билгеле. Ул иң беренчеләрдән булып та котыла алган булыр иде, ләкин соңгы сулышына кадәр тәмуг ялкыннары белән янган самолеттан кешеләрне коткару белән мәшгуль була. Ут пәрдәсе артында кырык кеше дөрләп янганда, аларның ачыргаланып кычкырганнарын ишеткәндә, үзе турында уйлый алмаган инде ул.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланыр, гаеплеләр тиешле җәзасын алыр, билгеле. Ләкин вакытсыз өзелгән 41 кешенең гомерен ничек кайтарасың да, аларның гаиләсенә килгән авыр хәсрәтне генә ничек басасың?

Фото: www.pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар