Логотип
Актуаль тема

«Мисс Татарстан-2018»: Салават җиңәргә булышмады, әти-әни – булышты

Әгәр дөньяда, радиация күләмен үлчәгән кебек үк, матурлык күләмен үлчи торган прибор булса һәм аны кичә Казанның «Пирамида» концертлар залына алып килгән булсалар, бер җирдә шуның хәтле гүзәллеккә тап булган прибор түзмәс, эштән чыгар иде. Матурлык бәйгесе үтте бит анда. Бөтен республика буенча иң-иң гүзәл кызлар барысы да «Пирамида»га җыелган иде.

«Мисс Татарстан» конкурсы да, аны оештыручы, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахарова да республикада күпләргә таныш. Хәер, республикада гына түгел, Бөтен Россиядә дә. Алай гынамы соң, дөнья күләмендә дә беләләр бу матурлык конкурсы турында. Монысы һич арттыру түгел. Әнә бит 2010нчы елда «Мисс Татарстан» булып танылган, ә аннан соң беренче «вице-мисс Россия» статусына ия булып, илне «Мисс Дөнья» конкурсында тәкъдим иткән Ирина Шәрипова бүген Dolce&Gabbana, Victoria’s Secret кебек танылган брендларны рекламалый. «Мисс Татарстан» бәйгесенең алыштыргысыз сынын – җиңүчегә бирелә торган «Сөембикә» статуэткасын да, тамашачыга күрсәтергә дип, сәхнәгә Ирина тотып чыкты.

1998нче елдан бирле үткәрелә торган конкурсның тарих китабына шактый сәхифәләр язылган инде. Консурсның «әнисе» Изольда Сахарова әйтүенчә, күңелле сәхифәләр алар. Төрле елларда җиңгән кызлар, гомумән, «Мисс»та катнашкан һәр кыз белән элемтәдә торалар икән. Моны дәлилләп, быелгы матурлык конкурсының финалына элеккеге елларда җиңгән сылуларны да чакырганнар иде. Һәрберсе үз вакытында җиңүче булгач бүләк ителгән таҗын киеп сәхнәгә чыкты аларның. Кайберләре ике кулына ике бала җитәкләп чыкты. Карьераны өстен күрмичә, үзләрен гаиләгә багышлаганнары болары. Шулай да кайчандыр «Мисс Татарстан»да алган күнекмәләрне онытмаганнар алар да: сәхнәгә чып-чын модельләрдәй йөзеп кенә чыктылар.

Ә узган еллардагы җиңүчеләрдән соң сәхнәдә быелгы катнашучылар күренде. 30 кыз – 30 финалист. Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Менделеевсктан. Аларны бу конкурска ныклап әзерләгәннәр, төрле мастер-класслар биргәннәр инде: кызлар модель йөреше белән сәхнә әйләнәләр, йөзләрендә – елмаю. Шулай да каушаганнары да сизелә. Күлмәк итәкләренә чуалалар, сәхнәдә ничек йөрисен йөз тапкырлар кабатлаган бит инде югыйсә – анысын да онытып җибәргәлиләр. Тик анысына тамашачылар да, жюри да күз йома. Өйрәнәчәкләр әле алар «җеп буенча» йөрергә дә, бертуктаусыз елмаеп торырга да, Ирина Шәрипова кебек дөнья күләменә дә чыгачаклар. Ә бүгенгә бу гүзәлләрнең шушындый сәхнәдә беренче адым ясаулары бит. Үзләренә бөтен республика төбәлгән.

«Купальниклардан чыгу» этабыннан соң 30 кызның 10ысы гына калды – жюри шушы 10 кызны конкурсның финалына үткәрергә кирәк дип тапты. Тышкы матурлык белән генә булмый, эчке дөнья байлыгын, акылны, фикерли белүне дә сыныйлар бит әле бу бәйгедә. Менә бу 10 финалист кыз да төрледән-төрле сорауларга җавап табарга тиеш булды. Ә сораулар, чыннан да, төрле иде: катлаулы да, төрле темага да. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның соравы Чаллы шәһәреннән Аделина Миңнехановага эләкте. «Тиздән футбол буенча дөнья чемпионаты. Казанга да бик күп кунак киләчәк. Аларга Татарстанны ачып бирә торган нинди өч җыр җырлар идең?» – дип сорады Салават абыйсы. Сүз уңаеннан, башка елларда жюрида утыра торган Салават быел конкурска үзе килмәгән, соравын да видео итеп кенә яздырган иде. «Быел жюрида булмавыма бик шат мин. Минем яшьтә моның кадәр матурлыкны күтәреп булмый инде», – дип шаяртты ул. Ә Аделина өчен бу сорау бик авыр булды. Озак уйлады кыз. Алып баручының: «Тыңлама Салаватны, бер генә җыр әйт», – дигәне дә булышмады – Татарстанны таныта торган җырларны атый алмады кыз. Ә тамашачының телендә «Мин яратам сине, Татарстан» җыры бөтерелеп калды.

Аптырагач (ләкин сүзсез калырга бөтенләй дә ярамаганын аңлагач), Аделина яраткан шагыйре Сергей Есенинның «Шаганэ ты моя, Шаганэ» шигырен сөйләп бирде. Бу шигырьнең Татарстанга бернинди дә катнашы юк, билгеле, тик кызның биш куплетлы шигырьне яттан сөйләп чыга алуын жюри исәпкә алмый калмаган. Аделина Миңнехановага «Иң мөлаем кыз» титулы бирелде.

Казаннан Ралина Арабовага «Син йолдыз булу өчен нәрсә эшләргә әзер?» дигән сорау эләкте. «Мин бик күп эшләр идем», – диде дә кыз төртелеп калды. «Мисс Татарстан» конкурсы имтихан алу түгел, шуңа күрә монда кызларны «батырмыйлар», киресенчә, батып баручыга ярдәм кулы сузалар. Менә Ралинаның «төртелеп» калганын күргәч, конкурсны алып баручы Михаил Волконадский да аңа ярдәмгә ашыкты. «Биш сүз әйтте бит инде, димәк, начар түгел», – дип көлдереп алды, атмосфераны җылытып җибәрде. Кызларның каушавын, нәрсә әйтәсен дә онытып, «төртелеп» калуларын аңларга да була: әле биш минут элек кенә алар сәхнә артында «финалга үтәмме-юкмы» дип дулкынланып тора иде бит. Ә хәзер сәхнәдә һәм үзләренең финалда икәнен белделәр. Тик тиешенчә шатланырга да вакытлары юк әле, алып баручы соравын әйтеп, микрофонын кызларның авызына китереп терәвен белә. Каушарсың да...

16 яшьлек Аделина Игошева (ул да Чаллыдан) «Беренче матурлык бәйгесе кайда һәм кайчан үткән?» дигән сорауны ишеткәч, әллә ни каушап калмады. «Ялгышмасам, 1888нче елда бер курортта матурлык патшабикәсен сайлаганнар», – диде. Бу сорау алып баручыны да аптырашта калдырды. «Бәлки, чыннан да ул елны кайсыдыр курортта матурлык патшабикәсен сайлаганнардыр, без белмибез бит», – дип җавапны кабул итеп алды. Кыек атып туры тидерде кыз: дөрестән дә, матурлык бәйгесенең кайсы беренче, кайсы икенче икәнлеген кем генә белеп бетергән дә, кем генә теркәп барган инде аны.

Казан кызы Камилла Хөсәеновага «Синең өчен идеаль ир-ат нинди ул?» дигән сорау эләкте. «Минем өчен идеаль ир ул – минем әтием кебек. Кыю да ул, акыллы да. Идеаль ир янәшәсендә хатын-кыз да идеальга әйләнә», – дип җавап бирде кыз. Аның ихласлыгына җавап булып залда алкышлар яңгырады. Жюри тарафыннан бирелгән тагын бер сорауга җавап бирде әле Камилла. Монысы «Тормыштагы иң төп укытучыгыз кем?» дигән сорау иде. «Әнием, – диде Камилла. – Ул мине бөтен нәрсәгә беренче булып өйрәтте. Хәзер дә мин гел аннан киңәш сорыйм». Әти белән әнинең ярдәме тими калмый инде ул. Менә Камиллага да әти-әнисе «булышты»: җавапларында иң газиз кешеләрен телгә алган кызны жюри «Мисс Татарстан-2018» дип атады. Дүрт сәгатьлек тамаша ахырында Татарстанның быелгы гүзәле билгеле булды.

Ә «Мисс Казан» титулы Казаннан Гүзәл Мусинага бирелде. Башка кызларны да бүләксез калдырмадылар. Һәрберсе җиңүче иде инде аларның. Унысы гына түгел, утызы да. 400ләп кыз арасыннан сайланып, шушындый конкурсның финалына узу – үзе үк зур җиңү бит. 

фото: http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/24/156713/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар