Легендар журнал бәйгесе!

Май – бәйрәмнәргә бик бай ай ул. Тынычлык, Хезмәт бәйрәме безне Бөек Җиңү бәйрәменә якынайта. Аннары – радио көне. 19 майда – Татарстан журналистлары бәйрәме! Быел исә ул тагын да үзенчәлеклерәк, истәлеклерәк булачак: татар матбугатына нигез салынуның 110 еллыгын билгеләп үтәчәкбез! Милли журналистиканың чишмә башы Санкт-Петербургта дөньяга аваз салган беренче татар газетасы«Нур»га барып тоташа. Ә бүген Татарстан Республикасы мәгълүмати тәэмин ителеш ягыннан Россиядә иң алдынгы позицияләрне били. Журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, хәбәрчеләр һәм укучыларыбыз урамында чын-чынлап олы бәйрәм бүген. Сезне ихластан котлыйбыз, кадерле дуслар! Безне сайлап алуыгыз, яратып укуыгыз, һәр яңа башлангычка битараф калмавыгыз фикерләрегезне кыю җиткерүегез, яраткан басмагызга тугрылыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Бүген исә сезгә яңалык җиткерергә ашыгабыз. 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Татмедианың легендар брендлары» конкурсы кысаларында он-лайн тавыш бирү уздырыла. Конкурс барышында җиңүче басмалар билгеләнәчәк. Мәртәбәле жюри бәясеннән тыш, халык сүзе, укучылар фикере дә исәпкә алыначак. «Легендар газета», «Легендар журнал» («Сөембикә» журналы өчен тавыш бирү - http://tatmedia.ru/legends/69/ ), «Легендар телерадиокомпания», «Легендар мультимедияле редакция» дип исемләнгән 4 төркемнән үзеңә ошаганын сайлап алырга кирәк.
Бәйгегә инде старт бирелде! Сез безнең белән бит? Ашыгыгыз! Тизрәк-тизрәк! Сезнең тавыш хәлиткеч көчкә ия!
#syuyumbike #сююмбике
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Мин үземне яратам! (хикәя)
-
18 гыйнвар 2021 - 18:58Без имениАнвэрне ул яратмаган дус кына итеп Кабул иткэн бергэ булсалар да Тора алмаслар идеТиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
18 гыйнвар 2021 - 11:14Без имениАВЫР КАЙГЫГЫЗНЫ УРТАКЛАШАМ'МИНЕМ БАШТАН УТТЕ БИК АВЫР ЯКЫННАРНЫ АМИНЮГАЛТУ..УРЫННАРЫ ОЖМАХТА БУЛСЫН!УЗЕГЕЗГЭ ТУЗЕМЛЕК ХЭМ САБЫРЛЫК!🙏🙏АМИН!!Әнвәр Нургалиев гаиләсендә зур кайгы
-
18 гыйнвар 2021 - 12:44Без имениБик гыйбрәтле, җиңел укыла торган, уйлата торган хикәя. Рәхмәт авторгаНик ашыктың?
-
18 гыйнвар 2021 - 12:58Без имениСөембикә журналына рәхмәтлемен .Хикәямне чыгарган өчен . Журнал редакциясенә уңышлар телим ! Язылучыларыгыз саны . көннән көн артсын !!!Ник ашыктың?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.