Логотип
Актуаль тема

Хлопушкалар һәм салютларны куллану тәртибе


Яңа елда бенгаль утлары җемелдәтмәгәч, хлопушкалар шартлатмагач, салютлар аттырмагач, күңел буламы соң инде. Аеруча яшь-җилкенчәкнеке.

Ахыры күңелсез тәмамланмасын өчен, пиротехника куллануның берничә гади генә кагыйдәсен белергә кирәк.
 
Мөгаен, иң куркынычсызы – хлопушкалардыр. Ләкин алар да басым белән ата. Шуңа күрә хлопушканы кешенең йөзенә таба каратып шартлатырга ярамый. Шулай ук янып торган шәм, кызган предметлар яныннан да ераграк китү соралар. Хлопушка эченә тутырылган кәгазьләр янып китеп, янгын чыгу куркынычы бар.

Бенгаль утлары – шулай ук белеп куллансаң, элементар кагыйдәләрне үтәсәң, куркыныч түгел. Ләкин төсле бенгаль утлары янган вакытта зараралы окисльләр бүлеп чыгара, шуңа күрә аларны урамда гына яндыралар.
Пиротехниканың I төренә керүче әлеге яңа ел атрибутларының куркыныч зонасы 0,5 метр.

Болардан тыш II-IV класска караган катлаулы пиротехникалар да сатыла. Алары  инде билгеле бер кагыйдәләрне катгый үтәүне таләп итә. Беренчедән, һавага ата торган салютларны җилле көнне кулланырга ярамый. Икенчедән, аларны торак йортлар, саклана торган сәнәгать объектлары, гаражлар, парковкалар, агачлар янында да кулланмыйлар. Минималь куркынычсыз радиус – 100 метр булырга тиеш.

Ә инде V класска керүче фейерверкларны фәкать махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга ярый. Алар белән эш итү өчен белгеч булырга кирәк.
 
Бу мөһим:
Пиротехниканы кесәдә йөртмәскә;
фитильне кабызганда, өстенә иелмәскә;
фитиленә ут кабып та, заряды сакланган фейерверкларны кабаттан кулланмаска;
салютларны кулда тотып аттырмаска;
срогы чыккан пиротехника кулланмаска;
аларны сүтмәскә һәм учакка ыргытмаска;
кулланылмаган пиротехниканы җылыту приборлары янында сакламаска;
балаларга бирмәскә.
 
Үзегезне саклагыз, хәвеф-хәтәргә юлыкмагыз!

Фото: www.pixabay.com

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар