Логотип
Актуаль тема

​«Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе

26 апрель көнне иртәнге сәгать 8 дән кичке 7 гә чаклы «Хатын-кыз игътибары» дип аталган кайнар линия эшләячәк.

Әниләребез, апаларыбыз 236-00-71; 236-40-17; 236-40-62 телефоннары буенча балаларын 1 нче сыйныфка укырга бирүгә һәм җәйге ялны оештыруга кагылышлы сораулар бирә алачак. Ә аларга җавапны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре буенча һәм спорт, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары вәкилләре, Татарстанда кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстанда бала хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил, республиканың яшь юристлар ассоциациясе, Казан, Чаллы, Әлмәт шәһәрләре хезмәткәрләре бирәчәк.

Хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе һәм Татарстанда кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырылган бу чара безне кызыксындырган бик күп проблемаларны хәл итәргә булышачак әле.

Яз җитте. Тиздән мәктәпләрдә укулар тәмамланачак. Журналистлар белән очрашуда Кеше хокуклары буенча вәкаләте вәкил әйткәнчә, җәйге чорда ата-ананы борчый торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе – баланың ялын куркынычсыз оештыру. Һәм, әлбәттә инде, 1 нче сыйныфка бара торган баланы мәктәпкә бирү. Кайсы мәктәпкә, нинди мәктәпкә? Ул уңышлы, әйбәтме, яшәгән җирдән якындамы, ерактамы? Баласының укуына җитди караган ата-ана өчен боларның барысы да әһәмиятле.

–    Быел 1 нче сыйныфка 46 мең 471 бала бара, – диде үз чыгышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Бу сан былтыргы белән чагыштырганда күпкә артык. Һәм ул ел саен арта тора. Чөнки чит төбәкләрдән килүчеләр, бездә – Татарстанда яшәргә теләүчеләр саныф елдан ел арта. Былтыр 36 җәйге лагерьга капиталь ремонт үткәрелде. Безнең бурыч – балаларның ялын тагын да сыйфатлырак, яхшырак итү дә бит әле. Быел 218 мең 616 бала ял итәчәк, дип көтелә. Инвалид балаларның ялын оештыруга да зур игътибар бирәчәкбез. Начар ишетүче балалар өчен Бөгелмәдә – «Салют», Чаллыда – «Крылатый», Тәтештә – «Ласточка», Мөслимдә «Шифа» лагерьлары эшләячәк.
Мәдинә АВЗАЛОВА


      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар