Логотип
Актуаль тема

Кемгә нинди картлык бит...

Социаль темага язучы журналист буларак, үз гомеремдә Өлкәннәр йортларында еш булырга, төрлесен күрергә, гыйбрәт алырдай, сабак булырдай бик күп мисаллар белән очрашырга туры килде. Ул очрашуларны, йөзгә-йөз карап, якын туганын күргәндәй эчкерсез сөйләшүләрне һич онытасым юк. Үз-үзләрен карый алмас хәлгә төшеп, картаеп, тәмам эштән чыккан бер көндә (ә ул көн барыбызга да килә), моңарчы дөнья җимертеп йөргән, бөтен тормыш мәшәкатен үз җилкәсендә алып барган, сыкранмый-зарланмый гына оныкларын үстерешкән карт-карчыклар, кирәксезгә, артык кашыкка әйләнеп, шушында килеп эләгә. Мин аларны гел Балалар йортларындагы ятим балалар белән чагыштырам. Алар да, әниләренә-әтиләренә кирәкмәс булганга, ятимнәр йортында тәрбияләнергә мәҗбүр була бит. Тик алар, үсеп, канат чыгарганчыга кадәр яшәсә, карт-карчыклар киресенчә... Чөнки беләләр: аларны инде биредән берәү дә килеп алмаячак, балаларына алар кирәкми.


Ләкин алар бу сүзне беркемгә дә әйтмәс. Баласын хурламас, аңа үпкәләмәс, рәнҗемәс. Чөнки ул аның баласы, күз нуры, үзәгеннән өзелеп төшкәне. Һәм ул иң-иң әйбәте дә икән әле. 

Казаннан якында гына урнашкан төбәкләрнең берсендәге Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында 79 яшен тутырып килүче карчык миңа моны сер итеп әйтә шикелле. Ул ике кыз әнисе. Икесе дә – кияүдә. Икесенең дә икешәр балалары бар. «Бик әйбәт алар. Минем өчен җаннарын бирергә әзер, – ди әби мине хәйран калдырып. – Тик менә кияүләре генә мине күпсенә. Авылда рәхәт яшәдем. Күршеләрем дә хәлемне белешеп, кергәләп-чыккалап йөрделәр. Нәрсә дип килдем ул Казан калаларына? Әйттеләр миңа: «Ташлама туган нигезеңне, йортсыз калсаң, кайтып керер җирең булмаса, нишләрсең?» – диделәр. Мин тыңламадым. Алма кебек ике балам булганда».

Кызлары, чыннан да, әби янына ике көннең берендә килеп йөриләр икән. Тормышта шулай да була: кияүгә ярамасаң да, көн итеп булмый. «Тормышларын боза алмыйм бит инде мин аларның», – ди карчык сүзен тәмамлап.

Рәхәттә яшәгән карт-карчыклар да аз түгел. Андыйларны да беләм мин. Буа районында яшәүче Мәдинә һәм Газиз Сөнгатовлар балалары турында: «Әни-әни», дип кенә торалар, «авырып торам әле дисәң, төн уртасында килеп җитәләр», – дип сөйлиләр. Барысы да гаиләдәге тәрбиядән, ата белән ана арасындагы мөнәсәбәтләрдән тора. Бу хакта язып та, сөйләп тә карадык инде. Ләкин, ничек кенә димик, баласының ата-анасыннан баш тартуы очраклары әледән-әле булгалап тора.

Шушы көннәрдә генә Киров өлкәсенең Нокрәт Аланында булып кайттым. Бер уңайдан танышларым – Сәүдә апа белән аның кызы Фирдәвес Әскәроваларда кунакта булып чыктым. Сәүдә апа әле күптән түгел генә 98 яшен тутырган. Аңа ул яшьне берәү дә бирми. Ул, күзлеген кияргә дә онытып, газета-журналлар укый. Бүгенге көн темасына гәп куертып алырга да күп сорап тормый. Ак яулыклы мөлаем бу карчык өй түрендә утырган фәрештәне хәтерләтә. Теле матур, тавышы ягымлы, сүзләренең дә тәмен белеп кенә, көйләп кенә сөйли. 

– Ничек шулай сакланды ул?! – дип соклануыма, кызы: «Яшь чагында әти белән икәүләшеп гел алма ашыйлар иде алар», – дип көлә. Ә минемчә, моның сере гади: чиста күңелле булуда, гел матурны гына уйлауда, кешеләргә яманлык кылмауда, гайбәтләргә бирелмәүдә... Әнә бит әле бая да, китәргә җыенам, ә ул: «Юл догасы укырмын, исән-сау гына кайтып җитә күр», – дип, артымнан изге теләкләр тели-тели озата чыга.

Картлык – ул кемгә ничек килә. Кемне ул бик тиз бөтереп ала, кемгә – ашыкмый гына, сиздерми генә килә. «Картайганымны сизми дә калдым», – диючеләр азмыни?! Ә кемне, чәчләре чаларып, саргайган яфрак сыман йөзендә нуры киткән, инде бу дөньядан берни көтмәгән бер мәлдә, уңлы-суллы тотып яңаклый. Якыннарыңнан аера, чит тәрәзәләргә бактырып, күз нурын койдыра. Картлык – ул яшьлектәге тормышының көзгедәге чагылышы. Гомернең моңсу бу чорына күңелең бөредә чагында ук әзерләнә башларга кирәктер шул...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гамэлдэ булган картлар йортына килеп элэгу - шэхси бэхетсезлек, фажига дибез. Гаилэдэ яшэу яхшы, картлар йорты - ятимлек hэм кимлек ,хурлык дибез. Бу хэлгэ торле яктан карарга кирэктер. Мэсэлэн, мин узем ярты ставкага эшлэп, кайнанамны карыйм. Мин эшкэ барсам, ирем кайтып тора.Эбинен хэтере начар, плюс картлык деменциясе дэ бар. Мин ярты ставкага эшли алам,чонки иремнен хезмэт хакы эйбэт. Ул эштэн кайтып, мине эшкэ жибэрэ,чонки ул директор. Беркемнэн сорап торасы юк. Ул гади эшче булса, мин ярты ставкага эшли алыр идемме, ул эштэн шулай жинел китеп йори алыр идеме? Юк. Эбине нишлэтергэ? Чит ил тэжрибэсен ойрэнергэ кирэк безгэ. Картлар йортынын гуманлы формаларын кулланырга. Карт кешенен балалары,гаилэсе белэн элемтэсе эзолми торган торе кирэк андый йортларнын. Бер булмэле фатирлардан торган, табибы,социаль хэзмэткэре булган йорт булсын ул. Тулай торак тибында булмасын. Гади халык ике- оч булмэле фатирларда яши. Авылдан эби кученеп килэ ди. Анын уз гадэте, режимы,яшэу рэвеше. Куп очракта конфликт шул нэрсэлэрнен туры килмэвеннэн килеп чыга. Яшэсен картлар рэхэтлэнеп узенчэ бер булмэле фатирда,коне буе профессионаллар кузэтуе астында булсын. Эштэн кайтканда керер иде балалары кучтэнэч белэн. Кирэк булса оныкларда килеп кунар иде. Эмма гамэлдэге без белгэн картлар йорты ул изоляция. Дорес эйбер тугел. Андый жиргэ картларны биру эхлак буенча начар. Элбэттэ, хэзмэтче яллап аерым фатирда тотып карарга була картларны. Лэкин Аны hэр гаилэдэ кутэрэ алмый, доресен эйтсэк, БИК сирэк кеше генэ булдыра ала. Булсын иде ул кешечэ. Картлар мескен хэлендэ тугел,хужа итеп тойсын иде узлэрен. Сонгы коннэрен кунелле,файдалы, аралашып уткэрсеннэр иде. .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик яратам комментлар укырга.Нишлэп инде узеннекен картлар йортына илтеп бируче булсын диеп укыганнар куптер.Тозергэ була санаторий кебекрэк, аерым булмэ. Бер шарт белэн пенсиясен тулэргэ шул торган жирендэ.Яшерен тугел.Сиксэнне узганнар 20 менлэп пенсиясе.... Эйе, кондэ балалары килеп йори алсын. Социаль ,медицина кешелэре уз эшлэрен башкарыр....Кемдер кит инде диеп укыр. Куп бит балалары пенсиясен уз кирэгенэ тота, ул карт кешегэ нигэ инде ул диеп, караулары да "так себе"...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Искэ тоште.Бер ир кеше анасын картлар йортына илтеп кайткач, улы сораган, эбине нинди адреста калдырдын диеп.Улым, эбиен янына барасынмы дигэч, юк, син картайгач кая илтергэ икэн диеп эйткэн ди.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әниегезгә нәрсә күрсәтәсез - шуны үзегез бу лыкта күрмичә бакыйлыкка китә алмыйсыз!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кузлеген кияргэ ОНЫТЫП,газета укый?!Бигрэк инде автор!

            Хәзер укыйлар