Логотип
Актуаль тема

Аерылышырга теләүчеләр белән психологлар эшлиячәк

8 июль – Россиядә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтеләчәк. Яшь парлар бу көнне гаилә җепләре белән бәйләп калырга тырыша, дистә еллар бергә тату гомер иткән юбилярлар исә яңа гына гаилә коручыларга үрнәк итеп куела. Шулай ук быел 8 июльне “Аерылышуларсыз көн” дип үткәрергә ниятлиләр. Таркалучы гаиләләр бер дә булмаячак дип вәгъдә итмиләр үзе, әмма ЗАГСларда психологлар ир белән хатынны дуслаштыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиячәк.

Бу истәлекле дата уңаеннан республиканың барлык районнарында да масштаблы чаралар уздыру күздә тотыла. Тантаналы рәвештә бу көнне Татарстанда 300 пар кавышачак. Дөрес, бу ниндидер рекорд түгел. Җәйнең җомга, шимбә көннәре өчен әлеге сан, нигездә, гадәти күренеш.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, шулай ук бу көнне  көмеш һәм алтын юбилярлар котлаулар кабул итәчәк, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылачак, Россиянең яшь гражданнары паспорт алачак, туу турындагы таныклыклар биреләчәк. Моннан тыш күптөрле гаиләне берләштерә торган спорт-күңел ачу һәм мәдәни чаралар да уздыру ниятләнә.

– Безнең бурыч – гаиләне саклап калырга тырышу, кешеләргә уртак тел табарга ярдәм итү. Бу көнне аерылышырга теләк белдергән һәр пар белән психологлар һәм медиаторлар эшлиячәк. 70 процент очракта гаилә аерылышудан  баш тарта, – дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта аерылышулар процедурасын катгыйлату турында күп сөйлиләр. Татарстан башлангычы белән бу юнәлештәге тәкъдимнәр Дәүләт Думасына да кертелде. Әмма әлегә проект карала гына һәм аның кайчан кабул ителәчәге билгесез. Әмма әлеге үзгәрешләр гамәлгә кермәсә дә, алар билгеле бер йогынты ясаган инде. Аерылышулар саны кимү урынына, әлегә арта гына бара.

- Агымдагы елның 6 аенда 6 710 пар аерылышты. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Әмма таркалучы гаиләләрнең артуы, нигездә, кабул ителергә тиешле үзгәрешләр белән бәйле. Без аерылырга килгән парлардан анкеталар тутыртабыз. Аларның җавапларыннан күренгәнчә, хәзер аерылышу процедурасы катгыйланганчы дип, озак вакыт бергә яшәмәгән, әмма кәгазьдә гаилә булып исәпләнгән парлар мөрәҗәгать итә, – дип аңлатты ЗАГС идарәсе башлыгы.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләр исә быел гомер сукмагыннан иң киме  25 ел бергә кулга-кул тотынышып барган  70 гаиләгә тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр арасында авыл хезмәтчәннәре, сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре. Әйтик, Нурлат районыннан Федоровлар гаиләсе – «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре 9 үз баласын тәрбияләп үстергән, өстәвенә үзләре янына тагын 6 баланы сыендырган. Әлмәт районыннан ветеран Васыйл Хуҗәхмәтов гаиләсе быел бриллиант юбилеен бәйрәм итә. Казаннан Шәфиевлар гаиләсе – чын спорт династиясе.  Аларның хәтта 9 яшьлек оныклары да нәфис гимнастика буенча Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе. Алабуга районыннан Нуриевлар гаиләсе 10 бала тәрбияләп аякка бастырган. Бүген алар 22 онык һәм, оныкларының 14 баласын караша.

Татарстанның һәр муниципаль районында һәм шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүнең оригиналь программалары булдырылган. Мисал өчен, Балтачта «Коляскалар парады» узачак, Мамадышта волонтерлар  бәйрәм символы — ромашкалар төшкән лотерея билетлары өләшәчәк, Түбән Камада “Нефтехимиклар” паркында ЗАГС идарәсе тарафыннан “Мәхәббәтнең кадерен белегез” дигән чара узачак. Казанда исә Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көнен өч көнлек фестиваль рәвешендә уздырачаклар.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар