Логотип
Поздравления

«Ватаным Татарстан» газетасын юбилее белән котлыйбыз!

Асия Юнысова

«ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН»

(100 яшьлек юбилей уңаеннан)

Әй «Ватаным...»

Сиңа 100 яшь – исең китәр!

Үзең һаман яшь егеттәй,

Унсигездәге кебек.

Җиңел атлап, һәр ишектән

Килеп керәсең көлеп.

 

Әй «Ватаным...»

Әниемнең яшьтәше син,

Аның гомер юлдашы.

Укытучы булам, дигән,

Синең белән атлап киткән

Унбиш яшьтән юл башын.

 

Әй «Ватаным...»

Ил язмышын сөйләгәнсең

Юллар илтмәс җирдә син.

Чын сүзгә зарыккан кеше

Корьән сүзе кебек күргән

Гәҗитнең һәр җөмләсен.

 

Әй «Ватаным...»

Ут югында лампа булдың,

Элемтә юкта – телефон,

Радиодан алда илттең

Һәр хәбәрне һәр өйгә,

Ялгап дөнья тарафын.

 

Әй «Ватаным...»

Җан җылысын сыйдырасың,

Хәсрәтләргә дәва син!

Син җитди дә, ягымлы да,

Олпат та син, зирәк тә...

Шундый булып кал инде син,

Безгә шундый кирәк тә!

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар