Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
«Сөембикә» журналы һәм аның меңләгән укучылары матур гомер бәйрәмегез белән котлый Сезне!
Шәп энергетикагыз, яшьлегегез, һәркемгә барып җитә торган кайгыртучанлыгыгыз, кәефне күтәрә торган җылы сүзләрегез, теләсә нинди очракта да зирәк һәм акыллы чишелешләр таба белүегез, эзләнүчән, гел алга – яңалыкка омтыла торган тынгысыз холкыгыз, кирәк икән – сабыр һәм түзем, вакыты белән – кайнар һәм катгый була алуыгыз, сокланырлык дипломатиягез, гадилегегез, ихласлыгыгыз, халкыбызга хас тырышлыгыгыз һәм тыйнаклыгыгыз... безгә һәрчак оптимизм, зур эшләргә алынырга көч һәм илһам өсти, туган Татарстаныбызда гына түгел, ил, дөньякүләм хөрмәтле һәм дәрәҗәле шәхес булуыгыз һәрчак горурлык хисләре уята!
Йөз, мең мәшәкатьләр белән тулы һәр көнегез игелекле эшләр белән бизәлсен!
Сезнең адреска әйтелгән җылы сүзләр, матур теләкләр – редакциябез почтасында. Алар – журнал битләрендә. Игътибарыгызга республикабызда билгеле хатын-кызларының «Сөембикә» дә чыккан ихлас тәбрикләүләрен дә тәкъдим итәбез.
Котлыйбыз, Рөстәм Нургалиевич!
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның гомер бәйрәме уңаеннан хатын-кызлар аңа ниләр әйтергә тели икән?
Ләйлә ФАЗЛЫЕВА
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе
Рөстәм Нургали улы миңа «энергия» сүзе белән тәңгәл тоела. Бу сүз ниндидер тылсым белән җитез җил тизлеген, яктылыкны, су көчен, кодрәтен, яшендәй реакцияне үзенә сеңдерә.
Минемчә, кешеләрне ярату, туган җирнең гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт аны шундый әйбәт энергия белән баета. Чөнки ул туган җиренә малайларча гашыйк, бөтен җанын-тәнен шушы җиргә багышлаган. Аның энергиясе иҗади һәм позитив:
һәр кылган эше уңай нәтиҗәләр бирә. Һәм... аның чын күңелдән эчкерсез елмаюы тагын... Бу елмаю ты-нычландыра, иртәгәсе көн өчен һәрчак ышаныч тудыра!
Сәрия САБУРСКАЯ
Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Президентыбыз башкарган эшләр һәркайсыбызның күз алдында. Биредә арттырып та, киметеп тә сөйләп булмый. Көнне төнгә ялгап эшләүче бик эшлекле җитәкче ул, Президент шундый булганга күрә аның кул астында эшләүчеләргә дә тырышырга туры килә. Булдыклы гына түгел, бик игътибарлы, кайгыртучан да кеше әде ул. Башкалардан да шуны таләп итә.
Яшел Үзәндә хакимияттә эшләгән чагым. Рөстәм Нургали улы ул вакытта финанс министры иде. Безнең Балалар йортына килде. Игътибар белән барын да карап, барысы белән дә танышып чыкты һәм икенче көнне үк ятимнәргә күп итеп уенчыклар җибәрде. Нык гаҗәпләнгән идем шул чагында. Олы җанлы, чиста күңелле кеше ул.
Талия МИҢНУЛЛИНА
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе
Президент командасында эшләп, Рөстәм Нургали улыннан көн саен нәрсәгә булса да өйрәнәм, аның яңадан-яңа сыйфатларына сокланам. Нык дисциплина, югары дип-ломатия, искиткеч сизгерлек, теләсә кем белән уртак тел таба белү осталыгы, үзен гел җаваплы хис итү, һәрвакыт иң югары нәтиҗәгә омтылу... Ә моның өчен нык сәламәтлеккә ия булу кирәк! Шуның өчен дә безнең команда Президентыбызга нык сәламәтлек тели. Илбашыбызның уңышлары тагын да артсын өчен, без барысын да эшләргә әзер! Шулай ук гаилә иминлеге телибез аңа: якыннар – һәрвакыт ышанычлы терәк, алар сине күбрәк аңлый, уңышларыңа ихласрак сөенә...
Аида ГАРИФУЛЛИНА
Россия опера җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Вена операсы солисты
Язмыш миңа Ватанымнан еракта яшәп тә, яраткан эшем белән шөгыльләнү мөмкинлеген биргән. Венада яшим, операда җырлыйм, дөнья буйлап гастрольләрдә йөрим. Һәм һәрчак үземне Татарстан илчесе итеп хис итәм. Кайда гына барып чыксам да, республикам белән кызыксынуларын, аның уңышларыннан хәбәрдар булуларын күрәм! Талантлы халкыбыз иҗат иткән җырларны ничек сокланып, яратып тыңлауларын тоям! Мин моның белән горурланам!
Рөстәм Нургалиевич, без, иҗат кешеләре, һәрдаим Сезнең ярдәмне, кайгыртуны тоеп торабыз.
Рәхмәт Сезгә!
Айгөл ГАРИПОВА
КФУ каршындагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең инглиз теле укытучысы
Һәр көнем Рөстәм Нургали улының «Хәерле иртә»се белән башлана. Зур җитәкчеләр, гадәттә, күргәннәрен фотога төшереп, интернетка «элеп» матавыкланмый. Ә без менә Президентыбызның кая барганын, нәрсә күргәнен һәрдаим белеп торабыз. Аның интернет сәхифәләре аша Татарстаныбызның ничек яшәгәнен дә тоеп була. Ул фотоларга карап, гап-гади кешеләрнең гап-гади шатлыкларына да сөенәсең, завод-фабрикаларга да «керәсең», чит илләрдә «булып кайтасың», хәтта боз өстендә балык та «тотасың». Мин, укытучы буларак, аның тырышлыгын, өлгерлеген, спорт сөюен укучыларыма да үрнәк итеп сөйлим. Укучылар да хөрмәт итә аны, моны аларның: «Безнең Президент», – дип, горурланып әйтүләреннән беләм.
Минсинә һәм Ленар ЛАТЫЙПОВЛАР
Биектау районы, Дөбьяз авылының фермерлары
Соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлбәттә инде, биредә Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Фермерларга хуҗалыкларын киңәйтү өчен грантлар уйнатыла, субсидияләр бирелә. Без дә грант буенча откан 3 миллион 400 мең сум акчага таналар алдык. Президентыбызга рәхмәттән башка сүзебез юк.
Зилә МИРГАЛИЕВА
Канада татарлары җәмгыяте рәисе
Безнең Монреальдәге җәмгыятебезгә Рөстәм Нургали улы күп бәхетле мизгелләр бүләк итте. Канадага эш визиты белән килгән вакытта безнең белән очрашу өчен дә вакыт тапты. «Татар теле буенча халыкара олимпиада»да Гран-при яулаган кызыбыз Камилә Хәмәдиярованы шәхсән үзе бүләкләве дә безнең күңелләрдә якты истәлек булып сакланыр. Рөстәм Нургали улы безгә бик якын кеше – теләкләребезгә, уңышларыбызга, проблемаларыбызга беркайчан битараф калмый. Ерак илләргә таралган халкыбызны туплый, аралашу өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр таба. Без – бергә. Бердәмлек безгә эшләү көче бирә, яшәү дәрте өсти, яңа уңышларга өнди.
Монреальдә яшәүче татарлар исеменнән Сезне тагын кунакка чакырып калабыз.
Фәнүзә
КАДЫЙРОВА
«Арктик-Университет» командасы һәм кызлар арасында хоккей буенча Россия җыелма командасы уенчысы:
Казан – спорт башкаласы, дип әйтәбез икән, монда үзе дә спорт белән кызыксынучы Президентыбызның өлеше бик зур. Ә минем өчен Рөстәм Нургали улының бозга чыгып хоккей уйнавын күрү – аеруча зур куаныч. Кем белә, бәлки, кайчан да булса бергә уйнарга да насыйп булыр әле. Һәрчак шулай яшь, спортчылардай җитез, игътибарлы, куйган максатларына ирешүчән булсын иде дип телим. Һәм киләчәктә Казаныбызда да хатын-кызлар арасында профессиональ хоккей командасы булдыруга ирешсен иде. Рәхәтләнеп үзебезгә кайтып уйнар идек.
Комментарий юк