Логотип
Поздравления

Сәрия НИЗАМЕТДИНОВАны туган көне белән котлыйбыз!

10 нчы ноябрьдә минем килендәшем Сәрия НИЗАМЕТДИНОВАның гомер бәйрәме – туган көне!


 
Балык Бистәсендә туып-үскән, бүгенгесе көндә Казанда яшәүче килендәшемне иң матур сүзләр белән тәбрик итәсем килә! Ул үзе дә матур сүзләргә бик бай, тәмле телле! Кеше белән аралашуы, сүз кушуы да «җанашым» дип башлана аның. Кечеләргә кече күңелле булып «аппагым» диюе, олыларга хөрмәтләп, олылап дәшүе мине бик сокландыра. Ә миңа бөтенләй үзгәчә эндәшә ул – «туганым» дип тора! Килендәшем – сердәшем ул минем!

 

Абыебыз Илсур белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүгенгесе көндә оныклар тәрбиялиләр. Кайчан барып керсәң дә якты чырай,тәмле чәй – җылы, гөрләп  торган гаилә учагы аларда. Шигырь юлларына кушып, чәчкәләргә күмәсем килә сине, Сәрия апа! 



Туган көнең белән котлап, 
Телим изге теләкләр. 
Һәммәбездән рәхмәт сүзе 
Булсын сиңа бүләкләр! 
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын, 
Ягымлы, шат булсын күңелең. 
Озын гомер, бәхет-шатлык белән 
Бер кайгысыз үтсен гомерең!




 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар