Логотип
Поздравления

Синең белән шатланабыз, Сөмбел!

 

Февральне Сөмбел ае дип язган иде Эльмира апа. Февраль кызы шул ул Сөмбел. Кызы Суфия дә февральнеке. Тормышындагы иң зур сөенечләр шушы айда уза кебек аның. Әле генәТинчурин театрында Сөмбел Гаффарованың «Бледно-голубая точка» исемле операсы тәкъдим ителде, Һиндстанның Дәһли шәһәрендә Камал театры «Килмешәк» спектаклен күрсәтте. Уфада да яраттылар Сөмбелнең «Килмешәген»... Февраль ае аңа гел юмарт булды.

Бүген менә тагын аның тормышында зур сөенеч. Сөмбел белән Диманың бәләкәй кызлары Гайшә туды бүген, Сөмбелебез икенче кат әни булды. Алар белән бергә без дә куанабыз. Ул безнең дә Сөмбелебез, ул безнең дә Гайшәбез.

Кызларыңны бәхет нурларында коенып, сау-сәламәт итеп үстерергә язсын, Сөмбел. Чын күңелебездән котлыйбыз сезне.

Комментарий юк

Хәзер укыйлар