Логотип
Поздравления

Әниебез Хаҗиева Фәридәне юбилее белән котлыйбыз!

Арча районы Мирҗәм авылында тормыш итүче кадерле Әниебез Хаҗиева Фәридәнең 25 гыйнварьдә 55 яшьлек юбилее булды. Аны чын күңелдән бәйрәме белән котлыйбыз!!! Сэламэтлек, ак бэхетлэр hэм тыныч тормыш телибез!!!

Гади генә бер сүз «Әни», 
Күпме аклык, сафлык анда! 
«Әни» диюгә җылылык 
Һәм ышаныч туа җанда. 
Җылы куеныңа сыенып, 
Җил-яңгырны мин белмәдем 
Алтын канатлы балачак 
Насыйп булсын һәркемгә дә. 
Сабырлыгың, түземлегең, 
Кыя-тауга тиңләшерлек 
Йөрәк җылың, җан рәхәтең 
Җәйге кояш көнләшерлек. 
Кичер, әни, чәчләреңне 
Ак карларга манган өчен, 
Нурлы йөзеңә борчудан 
Җыерчыклар салган өчен. 
Рәхмәт, әнием, бердәнберем, 
Миңа гомер биргән өчен, 
Бар дөньямны мәхәббәткә, 
Сөю-назга күмгән өчен.

Ин изге теләкләр белән тормыш иптәше Шамил, балалары hәм оныклары. 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар